Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Шаһабиевлар гаиләсе Кукмара районын шәҗәрә фестивальнең зона этабында тәкъдим итәчәк

Бәйгедә районның өч мөхтәрәм гаиләсе – Яңа Каенсардан Ахметовлар, Кукмарадан Бакиннар, Зур Сәрдектән Шаһабиевлар катнашты.

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды.

Бәйгедә районның өч мөхтәрәм гаиләсе – Яңа Каенсардан Ахметовлар, Кукмарадан Бакиннар, Зур Сәрдектән Шаһабиевлар катнашты. Алар жюрига һәм тамашачыларга гаиләләренең шәҗәрәсен, үзләре әзерләгән милли ризыкларын тәкъдим иттеләр, гореф-гадәтләрен, милли костюмнарын чагылдырган иҗади номер күрсәттеләр. 
Мәдәният йортының фойесында тезелеп киткән өстәлләрдә берсеннән-берсе үзенчәлекле итеп әзерләнгән милли ризыклар урын алган, аларның тәмле исе борыннарны кытыклый, ә буыннар ныклыгын күрсәтеп торучы шәҗәрә агачларының ботаклары еракларга үрмәли,  кул эшләреннән ясалган күргәзмә  райондашларыбызның нинди булдыклы, һөнәрле халык икәнен дәлилли. 

«Без бүген фестивальдә күпмилләтле гаилә буларак катнашабыз, чөнки гаиләбездә төрле халык вәкилләре бар. Мәсәлән, оныгымның ире - киявебез – удмурт, кызым болгаринга кияүгә чыкты, шулай ук туганнарыбыз арасында керәшеннәр, руслар, Урал якларыннан чалдоннар, литвалар, мордвалар да бар. Безнең гаилә агачы менә шундый бай, әмма шушы төрлелеккә дә карамастан, бик тату яшибез, бер-беребезне хөрмәт итәбез. Кайбер кешеләр милләтләр кушылганнан кан үзгәрә, миллилек бетә, диләр. Моның белән килешмим, мин татар булып калдым, балалар, оныкларым белән нинди телдә телибез, шул телдә аралашабыз», - дип сөйләде Бакиннар нәселенең иң өлкән кешесе Лира апа Мөхәммәтшина. 
 
Лира апа 42 ел мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган, рус теле һәм әдәбияты укыткан. Ул - Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре, 1990 елларда Уралда беренче сертификацияләнгән якшәмбе татар мәктәбе оештырган кеше. Үзе белем биргән балаларны югары уку йортларына укырга керергә Казанга алып килә торган булган, аларның күбесе Татарстанда төпләнеп калган. Ул вакытларда күп төбәкләрдә Лира Абдулловнаның дәрес программалары кулланылган.  

«Минем мондый чараларда беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Унбер ел элек “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсыннан телевизор алып кайткан идем. Бәйгегә әзерләнү авыр түгел, иң мөһиме - гаиләдә бер-береңне аңларга кирәк. Мин – арабызда иң өлкәне, шуңа күрә башкаларга үрнәк булырга, аларны бергә җыеп тотарга тиеш», - диде ул.

Лира апа күргәзмәдәге үзенең кул эшләрен дә күрсәтте. Ул теккән ирләр һәм хатын-кызлар түбәтәйләре күз явын алырлык. Кечкенә түбәтәйләрне хәтта сабыйларга да алалар, чөнки кайбер әти-әниләр бала тудыру йортыннан чыкканда ук балаларын милли киемнәрдән киендерәләр икән. Шулай ук машинага элә торган кечкенә бөти-түбәтәйләр дә ясый. Бу түбәтәйләрнең үзенчәлеге шунда: аларның эченә догалы язулар куеп калдыра. Алар бүләккә дә бик матур.


 
Яңа Каенсар авылыннан Ахметовлар гаиләсенең башлыгы Геннадий райондашларга яхшы таныш, аның район Мәдәният йортының сәхнәсенә беренче тапкыр гына күтәрелүе түгел,  «Инвожо» удмурт фольклор ансамбленең җитәкчесе булып тора ул. Аны районда удмурт халык биюләрен иң оста башкаручы да дип әйтергә була.

«Бүген без фестивальдә әби-бабаларыбыздан калган борынгы гореф-гадәтләрне күрсәтәбез, программада җыр-биюләр, туй күренеше, кунак җыры һәм башка милли йолалар урын алган. Фестивальгә әзерләнгән вакытта күп костюмнарыбызны яңарттык, шулай ук өлкәннәрдән аларның бу гореф-гадәтләрне, җырларны ничек башкарулары турында сораштык, видеотасмаларга яздырып өйрәндек», - дип сөйләде ул.


 
Ә Зур Сәрдектән Шаһабиевлар гаиләсе фестивальгә, әйтерсең лә, бөтен җирлекне җыеп алып килгән иде. Ишле, бай нәселдән кемнәр генә чыкмаган: үз эшләренең осталары булган мөхтәрәм укытучылар, мәйданнарда бил алышкан көчле көрәшчеләр, спортчылар, алтын куллы осталар, һөнәрчеләр...

«Тарих галиме Марсель Әхмәтҗанов исәпләп чыгарып, бер гасырда өч буын яши, дип әйтә. Ә безнең шәҗәрәдә мин унынчы буын булып торам. Димәк, безнең нәсел чылбыры 1700 елларга барып тоташа. Шулай ук бу еллар Зур Сәрдек авылының оешып китү чорына да туры килә», - диде Йолдыз Шаһабиева.  

Нәселебез бик зур, тарихы да искиткеч бай, дип сөйләде Йолдыз. Мәсәлән, аның бер тармагы – Баһрамовлар гаиләсе, бер гаиләдә ун бала тәгәрәшеп үскәннәр. Аларны фестивальдә герой-Ана балалары буларак тәкъдим иттеләр. Ә Шаһабиевларда исә алтын куллы осталар бик күп икән. Шулай ук бу нәселдә белемле, күпләрне олы тормыш юлына әзерләп чыгарган хөрмәтле укытучылар да бар, аларны аерым бер династия итеп барлаганнар, һәм әлеге саллы «агач»ның тагын бер көчле тармагы ул – спортчылар.

«Фестивальгә әзерләнер алдыннан без, бар гаилә белән очрашып, нәрсә күрсәтергә теләвебезне уйладык, ачыкладык, нинди ризыклар пешерәчәгебезне хәл иттек. Аннан соң барлык эшләрне киңәшләшә-киңәшләшә эшләдек. Бүгенге матур чаралар безнең зур, тату гаиләләребезне тагын да берләштерә. Шулай ук биредә башка милләтләрнең мәдәниятен, йолаларын күрәбез, өйрәнәбез», - диде Йолдыз Шаһабиева. 
 
Шаһабиевлар гаиләсе Кукмара районын фестивальнең зона этабында тәкъдим итәчәк. 
 
Айгөл ӘХМӘТШИНА, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

Моннан өч ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың архив эше буенча Дәүләт комитеты ярдәме белән «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» проекты старт алды. Билгеле, бу чарадан районыбыз да читтә калмады. Беренче елны ук Мансуровлар гаиләсе конкурста Гран-при яулады, аннан соң мари династиясе Санниковларның чыгышы, республикада иң яхшылардан булып, беренче урын алды. Әлеге чараның төп максаты – халык арасында архив белешмәләре, шәҗәрәләр җыюны популярлаштыру. Шуңа күрә без, беренче чиратта, аларның бу эшкә ничек җаваплы карауларына, милли ризыкларын никадәр яхшы белүләренә игътибар итәбез һәм, әлбәттә, визит карточкасы – иҗади номер, алар сәхнәдә үзләренең гаилә әгъзаларын тәкъдим итәләр. Мондый  чаралар халыкларны берләштерү, милли үзенчәлекләрне, гореф-гадәтләрне саклап калу өчен бик кирәк.
 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk