Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сез әйбәт күршеме?

Тест

1. Күршеләргә мөрәҗәгать итәсезме?
а) еш – 5 балл,
б) кайвакыт – 3,
в) юк – 1.

2. Алардан ипи, шикәр комы һәм башка әйберләрне әҗәткә аласызмы?
а) еш – 5,
б) кайвакыт – 3,
в) юк – 1.

3. Әгәр күрше балалары, ишегегезгә шакып яки кыңгырауга басып, кире йөгерсәләр, сез...
а) аларны ачуланасыз – 1,
б) әти-әниләренә зарланасыз – 5,
в) бераз “мыгырдаганнан” соң, аларны гафу итәсез – 3.

4. Күршеләрегезне нинди дип уйлыйсыз?
а) кешелекле, күңелле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер – 5,
б) булышырга әзер, ләкин алар кызык түгел – 3,
в) ягымлы да, кызык та түгел – 1.

5. Кич белән килгән кунакларыгызның шау-шуына күршеләрегез зарланса, сез...
а) алардан гафу үтенәсез һәм кунакларыгызны тынычландырасыз – 5,
б) “Мин үз өемдә, шуңа да теләгәнемне эшлим”, - дип җавап кайтарасыз – 1,
в) аларны үзегезгә кунакка чакырасыз – 3.

6. Күрше фатирга (өйгә) яңа кешеләр күченгәч, сез...
а) көнендә үк танышасыз һәм үзегезнең ярдәмегезне тәкъдим итәсез – 5,
б) алар урнашып беткәч кенә үзегезнең ярдәмегезне тәкъдим итәсез һәм кунакка чакырасыз – 3,
в) күршеләрнең беренче адым ясаганнарын көтәсез – 1.

7. Күршеләрегез яңа машина сатып алгач, сез...
а) шатлыкларын бүлешәсез – 3,
б) көнләшәсез – 1,
в) ничек ала алдылар икән, дип шаккатасыз – 5.

8. Гайбәт сөйләргә яратасызмы?
а) әйе, һәрвакыт – 5,
б) кайвакыт, ләкин начарлыктан түгел – 3,
в) юк – 1.

9. Күрше хатынның ире командировкага киткәч, аның янына билгесез зат килә. Сез...
а) соңыннан кем икәнен ачыклыйсыз – 5,
б) начар әйберләр турында уйлый башлыйсыз – 1,
в) әлеге очракка игътибар да итмибез – 3.

10. Күршеләрегез сәфәргә киткәндә, мәче һәм этләрен яки йортларын (фатирларын) караштырып торырга сорасалар, сез...
а) һичшиксез ризалашасыз – 5,
б) “Бик теләп риза булыр идек, ләкин эшебез бар”, - дип сәбәп табасыз – 3,
в) каршы киләсез – 1.

11. Күрше кызын өйләнгән ир белән яки, аңа тиң түгел, дип уйлаган кеше белән күрсәгез, сез...
а) шунда ук әти-әниләренә хәбәр итәсез – 5,
б) иң беренче эш итеп, кызның үзе белән сөйләшәсез – 3,
в) бу сезгә кагылмый дип саныйсыз – 1.

12. Полиция хезмәткәре күршеләрегезгә кереп китсә, сез...
а) тизрәк аларга керү сәбәбен табасыз – 5,
б) ул китүгә, күршеләрнең хәлен беләсез – 3,
в) бу сезгә кагылмый дип саныйсыз – 1.

13. Сез үзегезне күршеләрегезгә караганда ...
а) әйбәтрәк дип саныйсыз – 1,
б) абруйлырак дип уйлыйсыз – 5,
в) үзегезне алар белән чагыштырмыйсыз – 3.

14. Күршеләрегез – яңа өйләнешкән пар. Сез...
а) аларга киңәш бирү өчен теләсә нинди сәбәп табасыз – 5,
б) бәйләнмичә, әдәпле генә ярдәм итәргә тырышасыз – 3,
в) үзләре тормыш тәҗрибәсе тупларга тиеш дип саныйсыз – 1.

15. Күршеләрегез яңа җиһаз сатып алгач, сезгә искесен үз бәясеннән тәкъдим итәләр. Сез...
а) шатланганыгызны сиздермисез – 3,
б) сатып алырга ниятегез булмаса да, сез аларга бик рәхмәтле – 5,
в) шатланганыгызны күрсәтәсез – 1.


Нәтиҗә

58дән күбрәк балл. Сез күршеләрегезгә һәрвакыт булышырга әзер, аларның бөтен йомышын үтисез, кирәк булмаса да, бераз бәйләнебрәк үз ярдәмегезне тәкъдим итәсез. Шулай ук сез – кирәгеннән артык кызыксынучан кеше һәм гайбәт сөйләргә яратасыз.

32дән 57гә кадәр. Сез – кешелекле, киң күңелле, башкаларны ихтирам итә беләсез. Әгәр дә күршеләрегезнең хәзерге вакытта сезнең белән аралашасылары килмәгәнен сизсәгез, шунда ук аларны тынычлыкта калдырасыз. Бәйләнмичә, әдәпле генә күршеләрегезнең тормышлары белән кызыксынып яшисез. Алар турында барысын да белергә тырышмыйсыз, үзегез турында да бөтенесен сөйләп бетермисез. Күршеләрегезгә ярдәм кирәк булганда гына булышасыз.

31 һәм аннан кимрәк балл. Мөгаен, сезгә, җәмгыятьтән аерылып, күршеләрсез яшәргә кирәктер, чөнки алар белән аралашырга бернинди теләгегез дә юк. Күрешергә туры килгән очракта да аларның кимчелекле якларына гына игътибар итәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев