Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сез усал кешеме? (тест)

Тәкъдим ителгән сорауларга җавап биреп, үзегезнең башкаларга карата мөнәсәбәтегезне ачыклый аласыз.

1.Акчагызны тиененә кадәр якыннарыгыз, дусларыгыз өчен бүләккә тотып бетерә аласызмы?
Әйе - 1.
Юк - 0.

2.Ахирәтегез яисә якын дустыгыз сезне кызыктырган хәл-вакыйга турында арттырып, алдап сөйләгәнен тойсагыз:
а) аны бүлдерәсез - 0.
б) азагына кадәр игътибар белән тыңлыйсыз - 1.

3.Дусларыгызның күңелен күрер өчен генә, аларны мактыйсызмы?
Әйе - 1.
Юк - 0.

4.Үпкәгезне озак саклыйсызмы?
Әйе - 0.
Юк - 1.

5.Кешедән еш көләсезме?
Әйе - 0.
Юк - 1.

6.Күршегез берәр йомыш белән керсә, ачуланасызмы?
Әйе - 0.
Юк - 1.

7.Гайбәт сүз тыңларга яратасызмы?
Әйе - 0.
Юк - 1.

6-7 балл
Сез беркатлы, ачык күңелле, кешеләргә начарлык тели белмисез, дусларыгыз да күп, туганнарыгыз да сезне бик ярата. Әмма начар күңелләрдән сак булыгыз.

4-6 балл
Сез бар кешегә дә бертөрле карый белмисез. Кемнәрдер сезне яхшы дип, санаса, усал диючеләр дә бар.

4тән дә азрак балл
Гафу итегез, әмма сез бик усал кешегә охшагансыз. Тирә-юньдәгеләрегезгә каты бәрелмәскә тырышыгыз. Югыйсә, ялгызлык сезне урап үтмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев