Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Сез көз килүенә әзерме?” (тест)

Һәр “әйе” җавабына 2 балл куегыз, “юк”ка балл саналмый.

1. Кояш булмауны авыр кичерәсезме?
2. Тынычлыкта ялгыз гына калу теләге көзен еш күзәтеләме?
3. Иртән караваттан торып китүе авырлаштымы?
4. Хәзер сез шактый сирәк җәяү йөрисезме?
5. Көз көне сүрән кешеләр күбрәк очрый, дигән сүзләр белән килешәсезме?
6. “Коелган яфрак – аяк астындагы чүп”ме? 
7. Калын кием кигәч тә кайчак туңып калтырыйсызмы?
8. Кайвакыт берни эшләмәсәгез дә арыйсызмы?
9. Буыннарның сызлавы үзегез белән кул чатыры алырга кирәклекне кисәтәме?
10. Кыска вакытлы яңгыр да кәефегезне төшерәме?
11. Спорт белән актив шөгыльләнү өчен көз уңышсыз ел фасылымы?
12. Эшсезлектән еш тилмерәсезме?
13. Урамга чыгуга, беренче эш итеп, җыелган суларга һәм пычрак аяк киемнәренә игътибар итәсезме?
14. Көз көне үз тиңеңне табу кыенракмы?
15. Өйдәге вак-төяк хезмәт өчен күп көч һәм вакыт сарыф итәсезме?
16. Кайчан гына кәефегезне күтәргән әйберләр хәзер, киресенчә, аны төшерәме?
17. Яшәү мәгънәсе турында еш уйланасызмы?
18. Аппетитыгыз начараюн яки кирәгеннән артык күп ашый башлавыгызны сизәсезме?
19. Ел саен шушы вакытта бөтен авырулар көчәяме?
20. Көзен хыяллар сирәгрәк чынга ашамы?

Нәтиҗә

26дан 40 ка кадәр балл. Күңел төшенкелегенә бирелмәгез. Тиз йокыга талыр һәм күңелегез тыныч булсын өчен, йоклар алдыннан җылы ванна керегез. Составында йод булган продуктлар – диңгез балыгы, моллюсклар, төсле кәбестә ашагыз. Табигатькә, тирә-якка сокланып, күбрәк саф һавада йөрергә тырышыгыз. Үзегезнең игътибарыгызны яңа юнәлешкә юнәлтсәгез, бигрәк тә яхшы: театр, кино, күргәзмәләргә барыгыз. Якыннарыгыз, дусларыгыз белән ешрак очрашыгыз, дүрт стена арасында, компьютер яки телевизор каршында бикләнеп утырмагыз.

12дән 24кә кадәр. Сез тонусыгызны югалткансыз, бу ел фасылы белән дә бәйле түгелдер. Дөрес яшәү рәвеше алып барасызмы, юкмы – бәлки шул турыда уйланырга кирәктер. Бассейн яки спортзалга йөрү өчен вакыт табыгыз. Табигатькә ял итәргә чыгу да комачауламас. Әгәр дә вакытыгыз юк икән инде, кимендә 10-15 минут иртән физик зарядка ясагыз. Шуны онытмагыз: хәрәкәт – үзе тормыш ул!

10 һәм аннан кимрәк балл. Көзгә сез бик җиңел җайлашасыз. Үзегезне формада тотыгыз, көндәлек режимны саклагыз һәм дөрес тукланыгыз. Кирәгеннән артык арырга тырышмагыз һәм төрле стресслардан качыгыз.

фото: Алсу Гатауллина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk