Сергей Димитриев Кукмарада Кукмарада «Галстуксыз очрашу» дип аталган очрашуда катнашты
Район башлыгы яшь буынның сорауларына җавап бирде.
Район тарихында мондый төр очрашу булганы юк иде әле: кунак һәм алып баручы өчен ап-ак уңайлы кәнәфиләр, катнашучылар өчен ак урындыклар.
Ә очрашу урыны табигать кочагында – Кукмараның Комсомол мәйданында. Урыны да белеп сайланылган: каеннарның киң ябалдашлары күләгәсендә. Әкрен генә җил исеп тора, үтәли кояш нурлары да «каезламый», агач яфаклары арасыннан гына иркәли. Дөресен генә әйткәндә, биредә шушы заманча, күпләр өчен яңалык булган атмосфераны күрүгә, күңелдә ниндидер зур кызыксыну туды: сөйләшү ничек узар, килгән кунакка сораулар бирүче булырмы, вакыт буенча куелган бер сәгать эчендә генә очрашу «ачылып» бетәрме?
Исеме үк әйтеп тора: әлеге очрашу рәсми форматта булуны түгел, ә эчкерсез әңгәмә, ирекле һәм табигый сөйләшүне күзаллый. Шулай итеп, 24 июнь, җомга көн, кичке сәгать биш. Беренче очрашуга беренче кунак итеп, район башлыгы Сергей Димитриев чакырулы.
Сүзнең дөресе кирәк: Сергей Димитриевич җитәкче булып билгеләнгәннән бирле күзгә-күз сөйләшүләргә уңай карый. Чөнки яшьләр, халык фикере, алардан кергән кызыклы идеяләр район тормышын, көнкүрешне тагын да уңайлырак, матуррак, файдалырак итә.
Очрашуны алып баручы Руслан Гыйльметдинов иң беренче итеп сорауны үзе бирде. «Шәһәр бүген ничек яши, бәлки аның без белмәгән, күрмәгән яклары да бардыр? Бу турыда ишетү кызыклы булыр иде», - диде ул.
«Мин – үзебезнең районның чын патриоты. Авыл хуҗалыгы районы булсак та, барлык юнәлешләр – сәнәгать, төзелеш, эш урыннары белән тәэмин итү, спорт, ял итү һәм башкалар буенча да районыбызның замана белән бер адымда баруын телим. Бүгенге көндә дөнья еллап түгел, көнләп үзгәрә, шуңа күрә безнең дә тормышка карашыбыз заманча булырга тиеш. Сер түгел: хәзерге икътисадый кыенлык чорында тормыш алып бару авыр. Әмма дәүләтнең төрле программалары безгә ярдәм итә», - дип сүзен башлады җитәкчебез.
Район башлыгының бер җөмләсе күңелгә сеңеп калды: «Яшьләр белән очрашулар вакытында алардан килгән сораулар эш өстәлемнең күренә торган җирендә ята. Һәм без, аларны өйрәнеп, мөмкин кадәр үтәргә тырышабыз», - диде ул.
Әйтик, моннан берничә ел элек Кукмара тавында чаңгы шуу өчен трасса кирәклеге турында сүз булган. Әмма урыны үтеп чыкмаслык өрәңге агачлары белән капланган, шуңа күрә булуы да икеле. Район башлыгы агачларны чистартсалар, трассаны төзергә вәгъдә бирә. Ай ярымнан аны ялт иткән, чистартылган тау буена чакыралар. Нәтиҗәдә чаңгы трассасы күпләрнең яраткан ял итү урынына әверелде. Бүгенге көндә бу якларда роллерда йөрү урыны төзү турында сүз бара.
Очрашуга килүчеләрне төрле өлкәләрдәге мәсьәләләр кызыксындырды. Кайберләре урында ук хәл ителсә, калганнары да үтәлмәслек түгел. Әйтик, яшь укытучыларга нинди матди ярдәмнәр каралган, коммерцияле торакны ничек алып була, эшкә урнашу мөмкинлеге, яшьләр өчен төрле төркем-хәрәкәтләр... Сүз уңаеннан, Сергей Димитриев киләчәктә Кукмарада лифтлы җиде катлы йортлар төзелә башлаячагын да белдерде. Моның өчен халык фикере дә өйрәнелә, диде ул. Күз курка, кул эшли дип, алга таба да Нурминкә яр буйларын, Комаровлар ишегалдын төзекләндерү дәвам ителәчәген, Кукмарадагы машиналар ташкынын киметү максатыннан, тимер юл буеннан прокуратурага кадәр берьяклы юл салу, тимер юл кичүенә күпер салу өчен, республика Президентының проект эшчәнлеген хуплавын да билгеләп үтте.
Ә инде спорт, ял итү мәсьәләләренә тукталсак, яшьләрне дискотека, ял зоналары өчен урын, бассейнга йөрүчеләр өчен инструктор, яшь сабыйлар өчен йөзү түгәрәкләре оештыру кызыксындыра. Әмма Киндеркүл паркындагы мичне, яшьләр ял иткәннән соң, атна саен рәтләп торуларын, үзләреннән никадәр чүп-чар калдыруларын исәпкә алсаң, сер түгел, кайвакытта планлаштырылган эшләргә кул да селтисең килеп китә. Чүп дигәннән, «Форпост» хәрәкәте җитәкчесе Елизавета Кисиль район Сабан туе үткәннән соң, эшмәкәрләр сату иткән урыннан 40 капчык чүп җыеп алганнары турында әйтеп узды. Үзләре артыннан җыештырмаучыларны штрафка тартырга мөмкинме, дип кызыксынды ул. Быел инде соң, киләсе елга эшмәкәрләрнең акча янчыкларын киметәселәре килмәсә, аң булып торуын сорыйбыз.
Бүгенге көндә дискотекаларны әлегә Комсомол мәйданында, көннәр суыткач, район Мәдәният йортының фойесында оештырырга килешенде. Тагын бер яңалык көтелә: шәһәребездә ике катлы күңел ачу үзәге төзелә. Алга таба Яшьләр үзәге дә булачак, дигән фикер әйтелде.
Кукмара дигәч, әлбәттә, туризм өлкәсе дә күз алдына килә. Ярты, күп дигәндә бер елдан соң атна саен Кукмарага бер мең турист киләчәк дип планлаштырыла. Бу да районыбыз икътисады өчен күпме файда китерәчәк.
Район башлыгы хыялланырга кирәк, хыяллансаң барысы да була, дип, үз сүзен төгәлләде. Әмма аның үзен ничәшәр миллион сумга салынган спорт сарайларына халыкның актив йөрмәве, авылларга баручы автобусларның буш булуы борчый.
Сөйләшү өчен билгеләнгән бер сәгать эчендә менә никадәр мәсьәләләр турында сүз барды. Гомеребезнең әлеге 60 минуты бушка үтмәде дип ышанам.
Киләсе очрашуга Туеш мәчете мөгаллиме, Зур Кукмарада яшәүче Райнур хәзрәт Газизовның килүе көтелә. Сорауларыгызны туплый башласагыз була.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев