Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев җитәкчелегендә Нырты авыл җирлегенең үсеш перспективалары буенча җыелыш үткәрелде

Дәүләт программаларында катнашу һәм халык өчен яңа эш урыннары булдыру - төп юнәлеш булырга тиеш, дип билгеләп үтте район башлыгы.

Бүген Ныртыда җирлекне үстерү мәсьәләләре буенча очрашу үткәрелде. Анда Вахитов исемендәге, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, шул җирлектән чыккан күренекле кешеләр чакырылган иде.

Очрашуда яшьләрне авылга тарту, эш урыннары булдыру турында сөйләшенде, шулай ук кибет, врач амбулаториясенең эшчәнлеге һәм башка көндәлек мәсьәләләр дә кузгатылды.

«Моннан дүрт ел тирәсе элек шулай очрашып җирлекне үстерү буенча сөйләшкән идек. Шуннан соң Нафыйк Мадьяровлар ташландык фермаларны алып эшли башладылар. Бүгенге көндә ул территория күзгә күренеп үзгәрде. Ә Вахитов исемендәге хуҗалык басу-кырларны үз өстенә алганнан соң, чүп баскан җирләр эшкәртелде, тәртип керде. Авыл ничектер җанланып киткән кебек булды. Җирлек башлыгы да территорияне чистарту буенча күп көч куя. Әмма аңа да карамастан, монда әле эш бик күп. Шуңа күрә дәүләт программаларында катнашырга, халыкка эш урыннары булдыру турында уйларга кирәк», - диде район башлыгы Сергей Димитриев. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин чарада катнашучыларны 20 сыерга исәпләнгән кече инвестицион проект белән таныштырды. 

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X