Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев «Сугышчан кардәшлек» оешмасының район бүлекчәсе вәкилләре белән очрашу үткәрде

Очрашуда Украинада барган хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга гуманитар ярдәм оештыруны дәвам итү, балаларга патриотик тәрбия бирүне көчәйтү мәсьәләләре турында сөйләшенде.

Район башлыгы Сергей Димитриев «Сугышчан кардәшлек» оешмасының район бүлекчәсе вәкилләре белән очрашу үткәрде.

Очрашуда Украинада барган хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга гуманитар  ярдәм оештыруны дәвам итү, сугышчан хәрәкәтләрдә башын салган  якташларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан музей булдыру, Дан аллеясында башкарылачак эшләр, балаларга патриотик тәрбия бирүне көчәйтү мәсьәләләре турында сөйләшенде. Шулай ук «Сугышчан кардәшлек» оешмасының Кукмарадагы бүлек рәисе Илдар Зәйнуллин хәрби операциядән кайтучыларга реабилитация ярдәме күрсәтүне оештыру кирәклеген дә  белдерде.

«Бу өлкәдә безнең бурычлар уртак. Алга таба да үзара хезмәттәшлек итәргә, булган проблемаларны уртага салып хәл итәргә кирәк. Хәрби операциядә катнашучы райондашларыбыз һәм аларның гаиләләренең берсе дә игътибардан читтә калмаска тиеш», - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев