Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сергей Димитриев мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Һәрбер мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын — Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә, диелә котлауда.

Хөрмәтле мөселманнарыбыз! Кадерле райондашлар!

Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм! Һәрбер мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын — Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә.

Рамазан аенда без уй-ниятләребезне Аллаһның мәрхәмәтен яулауга, бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Якыннарыбыз турында кайгыртып, мохтаҗларга ярдәм итеп, мәхәббәт, игелек һәм киң күңеллелек чагылышы булган әлеге күркәм омтылышларны йөрәгебез түрендә һәрчак саклыйк.

Хөрмәтле Кукмара районының мөселман халкы! Ураза гаетендә Аллаһы Тәгалә күңелләребезгә иман һәм мәрхәмәтлек нуры өстәсен, һәркайсыбызга җан тынычлыгы, шатлык һәм бәрәкәт бүләк итсен. Ураза бәйрәме киләчәккә якты өметләрне, ышаныч һәм рухи күтәренкелекне тагын да көчәйтсен! Һәммәгезгә бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев