Сентябрьдән мәктәп формасына ГОСТ нинди булачагы билгеле
Яңа ГОСТ киемнең сыйфатына һәм составына кагылачак.
Сентябрьдән Россиядә мәктәп формасы өчен яңа ГОСТ үз көченә керәчәк. Ул киемнең сыйфатына һәм составына кагылачак. ТР Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берлегенең идарә рәисе Ирина Купряхина «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
Элегрәк Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы мәктәп формасының яңа форматын тәкъдим иткән иде.
«Беркем дә яңа мәктәп формасы кертергә җыенмый. Бездә формага карата яңа ГОСТ барлыкка килде, һәм ул көз башыннан кулланышка керә. Мәктәп укучылары формасының тышкы күренеше хакында түгел, ә аның нинди составтан булырга тиешлеге турында», — дип аңлатты Ирина Купряхина.
Аның сүзләренчә, яңа ГОСТта мәктәп формасының һаваны яхшы үткәрә һәм аллергия китереп чыгармый торган тукымалардан тегелергә тиешлеге күрсәтелгән. Шулай ук эчтәге материалларның, фурнитураның характеристикалары һәм балалар фигураларының үлчәмнәренә төгәл тәңгәл килүе регламентлана.
«Тукыма составында кимендә 35 процент табигый сүс (йон, вискоза), әгәр күлмәк икән, мамык булырга тиеш. Мәктәп формасында яңа төсмерләр булмаячак», — дип хәбәр итте рәис.
ГОСТ аяк киеме һәм физкультура формасына кагылмаячак.
«Шулай да аяк киеменә килгәндә, хәзер күп кенә мәктәпләр туфли табаннарының идәндә кара эз калдырмый торган ак төстә булуын таләп итә», — дип сүзен төгәлләде ул.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев