«Шатлык» балалар бакчасы пешекчесе Гөлнара Мотыйгуллина: Ризык әзерләү — үзе бер сәләт
Ул әлеге вазыйфада ун ел эшли.
Зур Кукмарадан Гөлнара Мотыйгуллина, авылларында яңа «Шатлык» балалар бакчасы ачылганнан бирле, анда йөрүче сабыйларны тәмле ризыклар белән сыйлый.
Мәктәпне тәмамлагач, ул тәрбияче һөнәрен сайлый. Әлеге вазыйфада ун ел эшли. 2010 елда бу балалар бакчасы ачылгач, бирегә пешекче булып килә. Ә аңа кадәр мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләргә, Кукмарадагы һөнәри-техник училищеда яңа һөнәр үзләштерергә җитешә.
— Ашарга пешерү — хатын-кызның көндәлек эше, шуңа күрә пешекче һөнәрен үзләштерү бер дә авыр булмады. Гомумән, пешерергә, камыр белән эшләргә яратам. Өйдәгеләрне дә тәмле ризыклар белән сыйларга тырышам. Ирем белән ике ул үстердек, алар икесе дә гаиләле, сау-сәламәт булсыннар. Кайбер кеше әйтә бит: «Ашарга пешергәнче бакчада эшләр идем», — диләр, менә минеке киресенчә, ризык әзерләү — үзе бер сәләт, бар күңелемне бирәм, — диде Гөлнара апа. — Бирегә эшкә килгән вакытта иске балалар бакчасында эшләгән пешекче Нурсия Сабирҗанова бар иде. Ул мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын. Шулай ук Ирина Ильина белән бергә эшләдек, ул хәзерге вакытта лаеклы ялда. Алар тәҗрибәле пешекчеләр иде, барысына да өйрәттеләр.
Бүгенге көндә Гөлнара апа хезмәттәшләре — пешекче Зөһрә Закирова һәм кухня хезмәткәре Флүзә Галимуллина белән 60 балага ризык әзерли.
— Балалар бакчасында сабыйлар бердәм меню нигезендә туклана. Продукцияне РайПО китерә. Хуҗалык мөдире барысын да тиешле тәртиптә үлчәп бирә. Балаларны көнгә өч тапкыр тәмле ризык белән сыйлыйбыз. Эш вакыты иртәнге сәгать җидедә башлана. Иң элек плитәгә ботка пешерергә куябыз, чәен кайнатабыз. Төшке ашка исә беренче һәм икенче ризык, балаларның йокыларыннан торуына камыр әйберләре, йомырка тәбәсе яки эремчектән тәм-томнар әзерләнә. Сабыйларның да яраткан ризыклары була, бер көнне алар берсен ашарга, икенчесен этеп куярга мөмкин, әмма шуңа да карамастан бар күңелебезне биреп, үзебезнең гаиләгә әзерләгән кебек пешерәбез, — диде әңгәмәдәшем. — Хәтерлим әле: иске балалар бакчасында хәзерге кебек уңайлыклар, канализация юк иде. Пешекчеләр, чиләк һәм табаклар күтәреп, урамга йөрде. Хәзер, Аллага шөкер. Кызлар белән килешеп, бер-беребезгә булышып эшлибез. Җитәкчебез дә бик әйбәт, эш вакыты да бик уңайлы. Хезмәтеңне яратып башкарганда, коллектив тыныч, тату булганда, ризыкның тәмен берни дә боза алмыйдыр ул. Алга таба да шулай эшләргә язсын.
Ләйсән Зәкиева, «Шатлык» балалар бакчасында шәфкать туташы:
— Гөлнара апа — хезмәтен тиешенчә башкара торган, бик җаваплы кеше. Ризыкны әзерләү технологиясеннән тайпылмыйча, җиренә җиткереп эшли. Ул пешергән ризыкларны балалар яратып ашыйлар. Ашханәгә кайчан керсәң дә, чисталык, тәртип урнашкан. Кеше буларак та аның белән эшләве бик җайлы, шуңа күрә үзара дус-тату, бердәм булып хезмәт куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев