Сәрдекбаш урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби белән очрашу булды
Украинада башланган махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк Илгиз контракт буенча хезмәт итәргә китә.
Украинадагы махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты. Алар бүгенге көндә үз бурычларын намус белән үти.
Төбәгебез егете Илгиз Набиев Чечняда хезмәт итә. Ул Ватан алдындагы изге бурычын зур тырышлык һәм намус белән үти. Туган ягына исән-имин кайта.
Украинада башланган махсус хәрби операциянең беренче көненнән үк Илгиз Мөнир улы махсус хөрби операциядә катнаша.. Кирәк булганда туган илебезне кулга корал алып сакларга ул әзер. Илгиз – зур ихтыяр көчле, җаваплы, искиткеч тәҗрибәле, иң мөһиме – авырлыклар алдында югалып калмаучы, тәвәккәл, җитез, крап берет исеменә лаек булган яугир. Йөзенә күтәрелеп карасаң, күзләрендә яшәү көче, Ватанга, туган якка мәхәббәт, бераз гына моңсулык та сизелә.
Илгизне “Ватанның тугры уллары” дигән патриотик чара үткәрү өчен мәктәпкә чакырдык. Кичәдә балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, солдатның үтемле киңәшләрен тыңладылар.
Илгиз абыйларының: “Балалар, безнең туган як, безнең урманнар, безнең таулар иң матуры. Туган илебезне яратыгыз, әти-әниләрегезне кадерләгез, бер-берегез белән дус булыгыз, сәламәт булыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, начар гадәтләр колы булмагыз!” – дип күз яшьләренә буылып әйткән сүзләре барыбызның да күңелен тетрәндерде.
Без сезнең белән горурланабыз! Без бергә! Сез җиңүчеләр! Туган йортыгызга, гаиләгезгә исән-сау әйләнеп кайтыгыз!
Лилия НӘБИЕВА, Сәрдекбаш урта мәктәбе китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев