Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Сәрдекбаш фельд­шер-акушерлык пунк­ты мөдире Эльмира Газина: Чакыру булганда, төнлә дә чыгып йөгерәм

Авылдагы модульле ФАПта якты, чис­та, беренче медицина ярдәме күрсәтү, процедуралар алып бару өчен дә мөмкинлекләр тудырылган.

Сәрдекбаш фельд­шер-акушерлык пунк­ты мөдире Эльмира Газинаны авыл халкы яратып һәм үз итеп “Ак халатлы фәрештә” дип йөртә. Аның медицина өлкәсендәге эш тәҗрибәсе – 37 ел.

– Балачактан табибә булу турындагы хыялым 8 сыйныфтан соң Можга медицина көллиятенә алып килде. Диплом алгач, район үзәк дәваханәсенең терапия бүлегенә эшкә урнаштым. Хезмәтемне бик яраттым. Сәрдекбаш белән Кукмараны шактый чакрымнар аерып торса да, 18 ел дәвамында смена саен канатланып эш урыныма бардым, сөенеп өйгә кайта идем. Ә менә авылыбыз фельдшеры Сания апа лаеклы ялга киткәч, 2006 елның 1 апрелендә мине аның урынына билгеләделәр. Инде 19 ел Каенлык, Уразай, Сәрдекбаш авыллары халкына хезмәт итәм. Минем карамакта барлыгы 648 кеше, – ди Эльмира Зиннур кызы. 

2019 елда авылда модульле ФАП төзелгән, яңа җиһазлар кайткан. Эш урыннары якты, чис­та, беренче медицина ярдәме күрсәтү, процедуралар алып бару өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. 

 – ФАПта авыруларны кабул итәм, тәүлек дәвамында чакырулар буенча да йөрим. Табиб дәвалану курслары билгеләгәннән соң, укол ясатырга килүчеләр шактый. Шулай ук балаларга һәм өлкәннәргә прививкалар куябыз, диспансерлаштыру вакытында кешенең буен, авырлыгын, күз басымын үлчибез, электрокардиограмма ясыйбыз, кан анализы алабыз. Поликлиникада бары тик маммография һәм флюорография гына үтәсе кала, – ди әңгәмәдәшем. – Хезмәтем катлаулы, җаваплы, әмма миңа бик ошый. Чакыру булганда, төнлә дә чыгып йөгерәм, өйгә медицина ярдәме сорап килүчеләрне дә кире борган юк. Капкабыз һәрчак ачык. Тормыш иптәшем, балалар да эшемнең мөһимлеген аңлый. Моның өчен аларга зур рәхмәт. 

Узган ел фельдшерга ярдәмче билгеләгәннәр. “Эльмира апа – кеше хәленә керә белә торган, киң күңелле ханым. Белмәгәнне аңлата, киңәшләрен бирә. Миңа аның белән эшләү бик рәхәт”, – ди Гөлгенә Салихова. 

Нурҗиһан Шакирова:

– Кай җиребез борчыса да, тиз генә Эльмира янына керәбез. “Ак чәчәкләр” романындагы Гөлшаһидә ул безнең өчен. Зарларыбызны тыңлый, дәвалый. Кайвакыт үзе белән сөйләшеп утырып кына да сихәтләнәбез. Аның кебек кешелекле, ачык йөзлеләр хәзер бик сирәк. Хөрмәтебез чиксез. 

Раушания Галимова:

– Бервакыт тормыш иптәшемә дә, миңа да урман бете кадалган иде. Эльмирабыз кичке сәгать унбердә дә безне кабул итеп ярдәм күрсәтте. Аннары кан басымым гел югары күтәрелә, ә менә фельдшерыбыз янына барып, 15 минут үтүгә нормальләшә. Бик яратам үзен. 

Лилия Мусина:

– Мин Каенлык авылында яшим. Дүрт балабыз бар. Эльмира апа олы йөрәкле фельдшер гына түгел, ә көчле психолог та. Аның бер йомшак сүзе дә – җанга дару. Фельдшерыбызга рәхмәттән башка сүз юк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев