Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Саратов егете Казанга килеп әнисенә китап алды

Егетнең әнисе балалар бакчасында эшли, татар китапларын яратып укый икән.

Саратов егете Реналь Иксанов әнисенә Нәбирә Гыйматдинованың китабын алу өчен Казан шәһәренең «Татмедиа» бинасындагы әдәби кафега килде. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Инстаграмда бу китап турында пост күрдем. Аны шулай ук дусларым, әнием дә күргән. Минем әни балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул татар китапларын яратып укый. Нәбирә Гыйматдинованың шушы китабын алып кайтуымны сорады», — диде Реналь.

Реналь «Идел» яшьләр үзәгенә «Татар яшьләре лидер мәктәбе»ндә катнашкан. Китапны алу өчен ул әдәби кафега килде. «Уйламаган көнем юк» китабы белән ул балалар өчен берничә китап та сатып алды.

«Уйламаган көнем юк» китабы 2000 данә тираж белән басылды. Форматы — йомшак тышлы кесә китабы. Хәзерге вакытта китапны алырга теләүчеләрдән заказлар җыела.

 

фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев