Салым турында сүзем
Үзара салым турында сүз чыктымы - кайберәүләр чәчрәп чыга: - Тәмам туйдырдылар инде! Ул салымнарның бетәсе юк! Әнә бит Чыңгызхан да мөлкәтнең уннан береннән генә салым түләткән, имеш. Бездә унөч процент итеп алалар бит инде! Әле тагын медицина өчен (буш дигән булалар тагын!), Пенсия фондына күпме китә... Юк, түләмим булгач, түләмим!
- Бер мин генәмени, өч йөз тәнкәдән үлмәм әле, төшеп тә югала бит ул кайчак, сәдака булыр, Ходай кабул итсен, - дип фикерләүчеләр күпчелек тә бугай әле. Шулай булмаса, район буенча 2017 елда – 14892955, былтыр 16113575 сум үзара салым акчасы җыелыр идемени?!
Әйе, салымнар күп. Тик берсен дә үзара салым кебек кесәңнән чыгарып салмыйсың. Унөч процентлы хезмәт хакы салымын хисапчылыр тотып кала, медицина, пенсия кебек социаль салымнарны, гомумән, сизмибез дә, күрмибез дә - эш бирүчеләребез түли аларын. Тагын акцизлар бар бит әле: аракыга, тәмәкегә, бензинга... Аларын, шөкер, сәрхүшләр, тәмәкечеләр һәм машинага утырып рәхәт чигүчеләр генә түли. Хәмер-мазар кулланмыйсың, төтен йотып кәефләнмисең, машинага кызыгып газап чикмисең икән – күпме акчаң янга кала!
Англиянең элекке хөкүмәт башлыгы, мәшһүр Маргарет Тэтчер, казнаның акчасы юк, ул салым түләүчеләрнеке, дигән. Дөрес әйткән. Адәм балалары борынгы заманнарда кабиләләргә берләшә башлагач ук башлыкларының мая туплавын хуплыйлар: “Хуҗабыз безне чит кабиләләр һөҗүменнән саклый, акыллы карарлар кабул итә, ризыксыз үтырганда тамак ялгарлык булса да өлеш чыгара...” Кыскасы, идарә буш була алмый! Чыңгызхан чорында да милекнең уннан бере белән генә канәгатьләнмәгәннәр. Сугыш чыга калса, үзең юнәткән коралың, дирбияләре белән атыңны җитәкләп яуга чыкмый чараң булмаган.
Үзебезнең замангарак кайтсак, совет чорында я зират коймасы тотарга, я җәмгыятьнең башка кирәгенә үзара салым дигән нәрсә кешенең өнен алмый гына булгалап торды. Шунысы да бар: ул чорда ярлы гына колхоз да авылның мохтаҗ чыгымнарын хәленнән килгәнчә күтәрә иде. Зират коймасын бөтәйтүме, суны буып куюмы, ел саен язгы ташу алып китә торган басма-күперләрне торгызумы – “прите” юньле булса, колхоз эшләтте. Баксаң, колхозчылар эшләп тапкан маядан булган ич инде ул!
Ул заманда да: “Нәрсәгә миңа күпер, ул урамга ялгышып та барып чыгасым юк, нигә ул буа – минем каз-үрдәк асраганым юк, су да керәсем юк – миңа бер комган су җитә”, - дип уйлаучылар булгандыр булуын, әмма үзара салымны түләмәүчеләр юк иде дип беләм. Хәер, авыл җирлекләрендә хәзер дә дәррәү түлиләр, ди.
Үзара салым дигәнебез республика күләмендә халык теленә 2014 елда керде. Татарстан хөкүмәте, миңа калса, зирәк фикергә килде:
- Үзегез карар кабул итеп, шундый фикергә килгәнсез икән, җыярсыз инде сез аны. Тик әллә ни майтарып булмый бит ул акчага гына. Без менә болай итик әле: җирлектә күпме акча җыела, мин шуңа дүрт (!) мәртәбә күбрәк итеп үземнән өстим!
Халык китте кызып: әйдә, саллырак итеп җыйныйк та башкаларның борынына чиертик әле! Шулай булды да. Узган елда бер миллион сумнан күбрәк җыйнаучы җирлек тә, 151 мең белән канәгать калып, һаман урамыбызга таш җәелмәде инде, дип зарланып, җитәкчеләрне сүгеп калучылар да булды.
2017 елда районда үзара салым 14892955 сум күләмендә җыелып, хөкүмәт “бүләге” 59531820 сум булса, былтыр бу суммалар 16113575 сум һәм 64454300 сум нисбәтендә иде. Соңгы елларда Кукмара шәһәребездә үзара салым һәм Татарстан хөкүмәте өстәп биргән акчага бихисап эш башкарылды. Күбрәк тә булыр иде әле, кайбер “акыллы” башлар, кем әйтмешли, бирми торыйм әле, ялынсыннар әле, дип киреләнеп утырмаган булсалар... Җитәкчеләрнең дә сабырлыгы төкәнергә мөмкин. Референдум үткәрелеп, карар кабул ителгән икән – халык теләген үтәү изге бурыч ләбаса. Әлегә административ җаваплылыкка тарту күп түгел. Бер тел бистәсенә әнә 600 сум салымын да, шуңа өстәп, 300 сум күләмендә суд чыгымнарын да күтәрергә туры килгән.
Шәхсән үзем гаиләм тиеш булган үзара салымны бик риза булып түләп барам. Казанда яшәп, бездә пропискада торган кызым өчен дә түләп килдем. Монда кайтып, Кукмараның яңарган урам-тротуарлары буенча чиертеп кенә атлап йөри ич!
Егерме беренче гасыр башында Пабло Неруда урамында йорт сала башлагач, (ике егетебез үсеп килә бит!), шул тирәдә яшәүче түганым Рәшит, юләрләнмә, монда машинаны урам башында баткан килеш калдырулар, ypaм аша чыкканда кәлүш-бутыйларны саз йотып калулар күп булды, дип битәрләгән иде. Хәзер бит җир белән күк арасы кебек бу мәсьәләдә! Әлбәттә, унбиш еллап элек кәгазь юкалыгында җәелгән асфальт Кави Нәҗми, Һади Такташ (анда гына микән?) урамнарында тәмам эштән чыккан. Быелгы сайлаулар алдыннан халык белән очрашуда район башлыгы Сергей Димитриев К.Нәҗми урамында ремонт 2020 елда булачак, дип кистереп әйтте. Ул – әйткән сүзен үти торган зат.
Әле барып чыкса, киләсе елда Тимер юлы, Һади Такташ, Мәҗит Гафури, Чехов, Көнчыгыш урамнарында, Степан Разин-Пионерлар тыкрыгында юлларны асфальт түшәп ремонтлау һәм, үзара салым тулысынча җыелса, барлык юлларга вак таш җәю каралган.
Кукмарада юллар төзү, ишегалларын Европа сокланырлык итеп үзгәртеп коруга юнәлдерелгән (район башлыгының хыялы бу) Федераль программалар тормышка ашырыла. Чиновникларны сүксәк тә (аларның котылгысыз язмышыдыр инде ул), Кукмарада бу программалардан файдалану өчен бөтен шартлар үтәлгән, барлык документлар әзерләнеп куелган икән. Күп урыннарда вакытлы дип корылып, дистә еллар буе сөрәеп торган каралты-кура, гараж-мунчаларны да алдырта алдылар.
Миңа шунысы аңлашылмый: “Мин биргән өч йөз тәнкәгә йортым каршындагы юлны төзәтмәделәр”, - дип зарланучылар белмиләр микәнни – бер квадрат метр җиргә асфальт түшәү 3000 сумга төшә.
Хөкүмәт төзеп биргәнне көтеп ятсак, гомерләр узып та китәр. Кукмарабыз халкы зирәк, тәвәккәл бәндәләрдән. Бирәм дигәндә, эләктереп калыйк шул үзара салымга өстәп бирелә торган акчаны. Менә бу шәп юлны (ишегалдын, балалар-спорт мәйданчыкларын, купшы чишмәләр, ял итү урыннарын...) минем акчага төзеделәр дип, күкрәк киереп йөрерлек булсын!
Азат САБИТОВ, хезмәт ветераны
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Комментарии
0
0
Шул ишек алларын,балалар-спорт мэйданчыкларын гына курэлэр. Авыл кешелэре пычырак ерып,оенэ балаларын остерэп йореп, ничек шул салымны тулисе килсен. Шул акчага лучше машинасына берэр запчасть ала ул,чонки начар юлда техника тиз тарала. Народный Контроль дэ тишек ыштан киертэ.Урыс эйтмешли" Обещанное ждут три года ".Мондада шулай,на третьем срок истекает. Ул юлларга сразу асфальт жэясе димэгэн,су юлларын ясап,таш салып куйсан да була. Шул инде, бер жирдэ осте -остенэ оялэр, икенче жирдэ бер нэрсэ юк.Шулай булгач кукрэкне бэк киереп булмый,самообложение тулэп саз ерып йорисезме,утын ягып торасызмы, дип колерлэр.
0
0