Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Салкын вакыттта мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлаттылар

Республикада уртача һава температурасы нормадан тугыз һәм аннан да күбрәк градуска түбән булу сәбәпле, ведомство муниципалитетларга тәкъдимнәр җибәрде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы салкында мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү мөмкинлеге турында аңлатты. Республикада уртача һава температурасы нормадан тугыз һәм аннан да күбрәк градуска түбән булу сәбәпле, ведомство муниципалитетларга тәкъдимнәр җибәрде, дип яза «Татар-информ» МА.

«Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр һава температурасы -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә башлангыч һәм авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары һава температурасы -25 градус булганда, шулай ук шәһәр мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен -27 градус булганда кичектерелергә мөмкин. 10-11 сыйныфта укучылар өчен дәресләр -30 градус булганда авыл мәктәпләрендә, ә шәһәрдә -32 градус булганда кичектерерлергә мөмкин», диелгән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Моннан тыш, башлангыч сыйныфлар өчен урамда физкультура дәресләрен һава температурасы -3 градустан түбән булмаса һәм җилнең тизлеге 6-10 метдан артмаса үткәрергә мөмкин, ә өлкән сыйныфлар өчен һава торышы -10 градустан түбән булмаска тиеш.

Министрлык һава температурасы -25 градус һәм түбәнрәк булганда, балаларны мәктәп автобусларында йөртмәскә һәм муниципаль берәмлектән алып чыкмаска киңәш итә.

Мәгариф идарәсе һәм мәгариф оешмалары органнары җитәкчеләре көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системасы эшенә контрольне көчәйтергә тиеш.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk