Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Салават күпере» журналының һәр саны уенчыкка охшый башлады

Журнал фигуралы кисү ярдәмендә гадәти булмаган рәвешкә керә.

«Салават күпере» журналының концепциясе яңартылганнан соң аның һәр саны уенчыкка охшый башлады, фигуралы кисү ярдәмендә алар гадәти булмаган рәвешкә керә. Шушы көннәрдә укучыларга октябрь саны тәкъдим ителде – ул транспорт чараларына багышланган һәм машина формасында әзерләнгән, дип яза «Татар-информ».

Журналның беренче бите Тиз-тиз исемле машина турындагы әкият белән башланып китә. Әкият сюжеты буенча Тиз-тиз кайчандыр бик матур һәм тиз йөри торган автомобиль булган. Хәзер исә ул гаражда тора һәм үзенең кыяфәтеннән бик ояла, пычракка баткан тәрәзәләре һәм купкан буяуларыннан барысы да көлер кебек тоела. Тиз-тиз үзенең нәни дусларына ярдәмгә килеп, аларны шәһәргә табиб янына алып киткәч, барысы да үзгәрә. «Салават күпере» журналын укучылар машинаның юлда кемнәрне очратачагын һәм сәяхәте нәрсә белән тәмамланачагын әлеге әкиятне укып белә алачак.

Моннан тыш, октябрь санында кыска шигырьләр һәм кызыклы уеннар да тәкъдим ителгән. Алар сабыйларга транспорт чаралары турында күбрәк мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк, логик фикерләвен үстерәчәк. Һәр биттә үзенчәлекле QR-код урнаштырылган, аның ярдәмендә танып белү һәм күңел ачу характерындагы видео карарга мөмкин.

Традиция буенча журнал бүләк тә әзерләгән – аның эчендәге төсле кәгазь сабыйларга иҗат дөньясына чумарга ярдәм итәчәк. Журналның арткы тышлыгында «тылсымлы» буягыч урнаштырылган. Бары тик махсус кушымтаны йөкләп алу да җитә һәм рәсемгә «җан» керәчәк!

«Салават күпере» журналының һәр санында кызыклы кул эшләре, буягычлар, ябыштыргычлар, сюрпризлар һәм бәйгеләр (анда җиңүчеләргә кыйммәтле бүләк тә бирәләр) дә табарга мөмкин.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев