Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Салават кемгә матрац астына пычак тыгып йокларга куша

Данир Сабиров яздырган видеоны карап, комментарийларны укыганнан соң, Салават абый малай таба алмый интегүчеләргә шулай эшләргә куша, дигән нәтиҗәгә килдек.

Данир Сабиров яздырган видеоны карап, комментарийларны укыганнан соң, Салават абый малай таба алмый интегүчеләргә шулай эшләргә куша, дигән нәтиҗәгә килдек.

“Булды җитте, мин хәзер үзгәрә аламын.
Помидор, кыяр түгел кәбестә турап ятамын.
Кәбестәне эзләп йөргән чакта бакчада
Йә, Ходаем көткән бүләк бирде миңа да” – дип җыр яздырган Данир Сабиров. Нинди бүләк турында сүз бара соң?

Җыр азагында Данирның кызы әтисе янына ир-малай җитәкләп чыга. Данир аны зур сөенеч белән кулына ала һәм битләреннән үбәргә тотына. Җырчының ир бала теләгәне күптән сер түгел инде. “Малай кирәк булса кәбестә бакчасында йөрегез”, дип тә өстәде Данир.

Данир Сабировның видеоязмасына укучылар үзләренең теләк-фикерләрен калдырганнар. Берәүләр җырчының аш бүлмәсен мактаган, икенчеләре төрле киңәшләр биргән:
“Салават абый матрац астына пычак салып йокларга куша!”, дип язган бер ханым.
“Ходай бирмәсә атаң башын салып йокласаң да булмый инде”, дип язган аңа берсе.
Элеккеге кешеләр ырым шырымнарга ышана торган булган. Хәзер андыйлар сирәк. Ә сез юрауларга ышанасызмы?

 

чыганак:  https://tatar-today.ru/2018/11/37087/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев