Сак булыгыз — кош гриппы
Кошлар гриппы — кошларның сулыш, ашказаны юлларын зарарлый торган йогышлы авыру.
Ул кыргый кошлардан йорт корт-кошларына, аннары кешегә йогарга мөмкин. Авыру йоктырган кошта йокымсырап утыру, гырлап сулау, яшь агу, муен яки аяклар параличе кебек симптомнар кузәтелә.
Тирә-як районнардан кош-корт сатып алганда, сатучыдан ветеринария справкасын сорарга онытмагыз. Сатып алганнан соң, кошларда югарыда язылган симптомнар күзәтелгән очракта, районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итү кирәк була.
Йорт кош-кортларын бу йогышлы авырудан саклау максаты белән, Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы Министрлыгы Законы нигезендә — ачык сулыкларда, урамнарда йорт кош-кортларын йөртү тыела.
Ленар Сабиров, «Россельхознадзор»ның Татарстан буенча дәүләт инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев