Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә эшләүче Дамира Гайнанова: Эшемне әле дә куркып башкарам

Гомеренең 35 елын ул шәфкать туташы хезмәтенә багышлаган.

“Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә эшләүче Дамира Гайнанованы әлеге үзәккә гозере төшкән һәркем беләдер, чөнки ул монда 35 ел буена шәфкать туташы булып эшли.

Дамира Гайнанова Янсыбы авылында туып-үсә. Урта мәктәптә 8 сыйныф укыганнан соң, Можга шәһәренә юл тота ул. Хыялы тормышка аша: өч елдан медицина училищесын тәмамлап, кулына диплом ала. Аны башта Ижевскига билгелиләр, ләкин яшь белгеч зур шәһәрдә төпләнеп калуны түгел, ә туган ягына кайтып, райондашларына хезмәт күрсәтүне артыграк күрә. 

- Беренче эш тәҗрибәмне балалар бакчасында шәфкать туташы буларак башлап җибәрергә туры килде, - дип искә ала яшьлек елларын әңгәмәдәшем. – 6нчы тегү фабрикасында эшләүчеләрнең балалары йөри иде анда. Иң кечкенәләре – 6 айлыклар. Ул чорда шәфкать туташларының балалар бакчаларында вазыйфалары башкачарак иде. Һәр балага календарь буенча прививкалар ясарга, витаминнар биреп, профилактика үткәрергә кирәк. Чирләп китсә, тиз арада дәвалау чарасын карыйбыз: тамакларына кадәр майлап тора идек. 

Укып бетереп, эшкә өйрәнү чоры һәр кешедә дә авырлыклар тудырадыр, мөгаен. Яңа гына медицина училищесын тәмамлап кайткан яшь кызга да балалар белән эшләү җиңел булмагандыр. Ләкин тормыш белмәгәнеңә өйрәтә, диләр. “Балаларга прививка ясый башлаганчы, дәваханәгә йөреп, ничек ясарга икәнлегенә төшендем. Уку йортында теорияне бирсәләр дә, практика ягы бик чамалы иде ул вакытта”, - ди ул. 

Чисталык көчле булган ул заманнарда санэпидемстанция гел тикшереп тора. Яшь чакта шундый тәрбия алгач, гомер буе чисталык, тәртип беренче урында булды, ди әңгәмәдәшем. Тирә-юнеңне чисталыкта тоту дигән Совет чоры “законы” ул заман кешесенең канына сеңгән була. 

Соңрак, 1998 елларда балалар бакчасы тернәкләндерү үзәге итеп үзгәртелгәч тә, Дамира Гайнанова биредә кала. Моңа кадәр сау-сәламәт сабыйлар белән эшләсә, хәзер инде физик мөмкинлекләре чикле балаларны парафин белән дәвалау өчен җаваплы, процедура кабинеты да – аның карамагында. Ә соңгы елларда туганнан алып 4 яшькә кадәрге сабыйлар да биредә профилактика уза. 

Тышкы яктан бик коры, нык таләпчән булып күренгән Дамира Газиз кызының эчке халәте, киресенчә, йомшак, нечкә күңелле. 
- Дәваланырга килгән авыру балалар, эшемне бетереп, өйгә кайткач та күз алдымнан китми. Балаларын сәламәтләндерә алмаганлыктан азапланган аналарны күреп тә йөрәгем өзгәләнә. Иң авыры әни кешегә бит. Ул гомере буе авыру баласы белән. Сабыйлары сау-сәламәт кешеләр шөкер итсен иде, - дип, уй-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Сәламәт кеше авыруның эчке дөньясын белми. Без аларны урамда күреп кенә өйрәнгән. Дамира Гайнановага күп вакыт психолог та булырга, әниләргә киңәшләр биреп, юатырга да туры килә. 

Язмам героеның таләпчән булуының  сәбәпләре хезмәтенең нечкәлекләренә бәйле, эшен җиренә җиткереп эшләргә теләвеннән икән. Эрегән парафин бер минут эчендә икенче халәткә керергә мөмкин. Әгәр билгеләнгән вакытка авыру килеп өлгермәсә, парафинның температурасы үзгәрә – ул суына, димәк, аның файдасы булмый. 

- Мин кешегә генә түгел, үземә дә бик таләпчән. Шул сыйфатым булганга, эшемне “әйдә, ярар”га гына башкармыйм. Хезмәтемнең нәтиҗәсе уңай булып, файдасы тиюен телим, - ди Дамира Гайнанова. - 35 ел өйрәнгән хезмәтне күзне йомып та эшләргә буладыр инде. Ләкин әле дә эшемне саклык белән, зур җаваплылык хисе тоеп, куркып башкарам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk