Саба районында инкассатор белән бәрелешкән машинаның йөртүчесе һәлак булган
Моннан тыш, фургонның йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән.
Бүген кич Татарстанның Саба районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Республиканың Дәүләт автоинспекциясе шул турыда хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, «УАЗ Патриот» автомобиле белән идарә иткән 70 яшьлек йөртүче каршы як полосага чыккан һәм анда Ford инкассатор фургоны белән бәрелешкән.
Безнең илдә ясалган автомобильнең йөртүчесе авария урынында ук һәлак булган. Моннан тыш, фургонның йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән.
фото: Республиканың Дәүләт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев