Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әрвахларга ничек итеп дога кылырга?

Кеше бу дөньяга Аллаһның әмере белән килә, яши һәм үлә. Беркем дә үз теләге белән бу дөньяга килми һәм үз теләге белән китми. Кемнеңдер әти, әни, әби, бабай, каенана, каената, ир һәм кыз туганы вафат булган икән, ул кеше нишләргә тиеш?

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин. Уәссаләәту уәссәләәму галәә расуулиһии Мөхәммәд үә галәә әәлиһии үә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәлаамү галәйкүм уә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ!

Кеше бу дөньяга Аллаһның әмере белән килә, яши һәм үлә. Беркем дә үз теләге белән бу дөньяга килми һәм үз теләге белән китми. Кемнеңдер әти, әни, әби, бабай, каенана, каената, ир һәм кыз туганы вафат булган икән, ул кеше нишләргә тиеш?

Аллаһ: "Алардан әйтерләр: “ Раббыбыз, безне ярлыка, дәхи бездән әүвәл иман белән дөньядан үткән дин кардәшләребезне дә ярлыка вә безнең күңелләребездә иман китергән кешеләргә ачуны вә хөседне урынлаштырма. Раббыбыз, Син, әлбәттә, йомшак вә рәхимлесең", - диде ("Хәшер" сурәсе, 10 аять).

Бу аятьтән чыгып, без үлгән кешеләрне дә искә алырга тиешлегебезне аңлыйбыз. Беренчедән, бу Аллаһның әмере.

Икенчедән, пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи уә сәлләм, бер төнне Мәдинәнең каберстаны булган Баки зиратына барып: "Әссәләәмү галәә әһлид-дийәәр минәл мүэминиинә вәл мүслимиин. Үә йәрхәмүллааһүл мүстәкъдимиинә үәл мүстәэхыйриинәә үә иннәә ин шәә Аллааһү бикүм ләәхикуун", - дип дога кылган. (Сәлам мөэминнәр һәм мөселманнар йорты халкына. Аллаһ бездән элек үлгәннәргә, аннан соң үләчәкләргә рәхмәт кылсын. Ин шәә Аллааһ, без дә сезгә кушылырбыз.)

Бабаларыбыз да: "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел", - дип әйткән.

Каберләрне зиярәт итеп, алар өчен дога һәм истигъфарда булу сөннәт гамәлләрдән булып тора. Каберләрне зиярәт итүдән максат - гыйбрәт алудыр. Бу үлемне хәтерләтә. Чөнки һәркем өчен дә соңыннан үлем бар.

Ни өчен без үлгән кешеләрне искә алырга һәм алар өчен дога кылырга тиеш соң?

Беренчедән, әгәр әти-әни вафат булган икән, без аларны онытмаска тиеш. Чөнки алар безнең якты дөньяга килүебезгә сәбәпче булды. Алар безне карады, үстерде, тәрбияләде. Икенчедән: без үзебезнең кем икәнлегебезне белергә, нәселебезне онытмаска, үлгәннәрнең исемнәрен дә истә тотарга тиешбез. Өченчедән: һәр кешедә хата, кимчелек һәм гөнаһысы бар. Шулай ук нәзер әйткән сүзләре, алган бурычлары бар икән, балалар шул сүзләрне тормышка ашырса, бурычларын түләсә, болар аларның өстеннән төшәчәк. Аларның гөнаһлары балаларына тәэсир итмәсен өчен, Аллаһтан алар өчен гафу сорарга кирәк.

Үлгән кешеләргә ничек итеп атап дога кылырга?

Коръәннән белгән сурәләрне укырга кирәк. Гадәттә "Фатиха", "Ясин", "Тәбәрәк" сурәләре укыла, аннары кулларыбызны күтәреп, ошбу доганы кылабыз.

"Я, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен укылган ошбу Коръән аятьләрен укуда хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасыйл булган әҗер-савапларын иң элек - барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһу галәйһи үә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух шәрифләренә ирештер. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештер.

Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә, мөслим-мөслимәләрнең рух шәрифләренә ирештер.

Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле каенанам белән каенатамның рух шәрифләренә (исемнәрен әйтергә) ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның (исемнәрен әйтергә) рух шәрифләренә ирештер. Җиде буынга кадәр миннән догага өмет иткән барча әрвахларның рух шәрифләренә ирештер. Аларның урыннары җәннәттә кыл, кабер газапларыннан, кыямәт куркынычларыннан, җәһәннәм утыннан сакла.

Аларның каберләрен нурлы кыл, хисапларын җиңел ит, яткан җирләрен җәннәт бакчасыннан бер бакча ит. Алар бу дөньяда яшәгәндә кылган изгелекләр булса, әҗер-сәвапларын арттыр, кылган кимчелекләрен, хаталыкларын, гөнаһларын Үзеңнең киң рәхмәте белән гафу кыл, иман байлыгын арттырып, ахыргы урыннарын җәннәттә кыл.

Раббәнәә әәтинәә фиддуньяя хәсәнәтәввә фил аахыйрати хәсәнәтәввә кынәә газәәбәннәәр. Раббәнәгфирлии вәливәәлидәййә вәлилмөэминиинә йәүмә йәкуумул хисәәбе.

Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм җәһәннәм утыннан безне сакла. Раббыбыз! Хисаб көнендә үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне гафу ит. Әмин.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов

www.tatar-islam.com, фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

27

0

1

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    ???

    2
    X