Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Руслан һәм Андрей Николаевлар: Ватан алдындагы изге бурычны үтәвебез белән горурланабыз

Армиядә хезмәт иткән вакытта райондашларыбызның икесен дә Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парадта катнашу өчен сайлап алалар.

Социаль челтәрләрне күзәтеп барырга вакыт тапсаң, бернинди яңалыктан да читтә калмыйсың. Бу арада күпләр армиядән кайтып, туганнары, дуслары янәшәсендәге егетләрнең фоторәсемнәрен урнаштырды. Югары Чура авылыннан тракторчы-блогер Василий Иванов та андый мизгелләрдән читтә кала торганнардан түгел. Ике авылдашының машиналар колоннасында дәртле музыка уйнатып, армия хезмәтеннән өйгә кайтышларын бик матур итеп төшереп алган иде. Сүзем Югары Чура авылыннан Руслан һәм Алексей Николаевлар турында.

Руслан мәктәпне бары тик дүрт һәм биш билгеләренә генә тәмамлый, Бердәм дәүләт имтиханнарында да баллары югары була.

«Документларын берьюлы дүрт уку йортына тапшырдык. Әмма Руслан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын сайлады һәм шунда бик яратып укыды. Магистратурадан соң ике ел Казандагы төзелеш оешмасында эшләде, диссертациясен яклагач, үз теләге белән армиягә ките», - ди әнисе Серафима ханым.

Егетнең туганнан туган энесе Алексей да һәрчак яхшы укучылар рәтендә була. Ул Ватанны сакларга Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаганнан соң алына. Чиләбедәге хәрби уку үзәгендә дә абыйсы белән икесе бергә булалар, Мәскәү янындагы хәрби частьта да аерылмый алар.

Армиягә икесе бер вакытта китеп, бер үк хәрби частьта хезмәт иткән егетләрнең үзләре белән дә элемтәгә чыктык.  

«Чиләбедә укыганда ике атнадан соң мине өлкән взвод командиры итеп куйдылар. Ә инде хәрби ант кабул иткәч, ефрейтор дәрәҗәсенә күтәрелдем. Укыган вакытта 5 имтихан тапшырдым, транспорт йөртү буенча “Е” категориясен алгач, оператор-йөртүче вазыйфасына билгеләделәр. Алты айдан Мәскәү өлкәсендәге Электросталь шәһәрендә урнашкан хәрби частька күчерделәр», - ди Руслан тыйнак кына.

Райондашларыбызның икесен дә Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парадта катнашу өчен сайлап алалар. Әзерлек эшләре февраль аенда ук башлана, бик кызу бара. Парадта машиналар колоннасында дүрт зур ракета урнаштырылган С-400 хәрби машинасын йөртергә тиеш булалар.

«9 Май – Җиңү бәйрәменә ике атна кала машинаны яхшылап юдык, буядык. Кул тимәгән бер генә җире дә калмады. Ялт итеп тора иде ул. Бәйрәм тантанасы үзвакытында булмый дигәч, әлбәттә, кәеф төште. Әмма шулай да әзерлек юкка китмәде, июнь аенда булса да без тарихи вакыйгада катнаша алдык, - ди егетләр. – Коронавирус белән бәйле рәвештә, безнең сәламәтлекне һәрчак тикшерделәр, ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары да кизү торды. Кызыл мәйданда узган бәйрәм тантанасыннан соң, кабат хәрби частька кайттык. Безнең өчен ул гомерлеккә истә калырдай вакыйга булды.

Җиңү парады трансляциясен егетләрнең әти-әниләре, туганнары да зур дулкынлану белән карый.

«Телевизордан күзне дә алмадык. Балаларның үзләрен күрмәсәк тә, машиналарын таныдык. Алексей - иремнең бертуганының улы. Икесе бергә булгач, улларыбыз өчен артык борчылмадык. Армиядә вакытта бер ел дәвамында кәрәзле телефоннан аралашып тордык, хезмәтне үрнәк төстә үтүләре, яхшы тәртипләре, уңышлары өчен часть командирыннан Рәхмәт хатлары да килде. Ә инде парадта чыгыш ясаган өчен Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган медаль белән бүләкләнделәр. Шөкер, балалар өйгә исән-имин кайтып җиттеләр. Алга таба да бәхет-тәүфыйклары була күрсен», - ди Русланның әнисе.

Руслан һәм Алексей Николаевлар:

Армия хезмәтеннән куркырга кирәкми, анда да шул ук тормыш, бары тик тәртипләр генә башкача. Үзеңне яхшы яктан күрсәтсәң, актив булсаң, тырыш икәнсең, сине армиядә дә хөрмәт итәчәкләр. Биредә әти-әни, якыннарның никадәр кадерле булуын аңлыйсың. Без Ватан алдындагы бурычны үзвакытында үти алуыбызга бер дә үкенмибез.

 

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk