Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Руль артына утыргансың икән, бераз тәртиплерәк бул, шофер

Кая ашыга икән алар шулхәтле?! Җәйге каникуллар чорында авылда балалар да күп. Берәрсе юлга кинәт йөгереп чыкса, бәла-каза буласын, ашыгуның гомерлек үкенечкә әвереләсен көт тә тор. Шулай ук кош-кортларны бәрдереп китү куркынычы да бар. Руль артына утыргансың икән, бераз тәртиплерәк бул, шофер

Тәртиплерәк йөр, шофер 
Район газетасын бик яратып, һәр язманы җентекләп укып барам. Бу юлы үзем дә кулыма каләм алып, машина йөртүчеләрдән азрак зарланып алырга булдым. Зур юлдан Үрәсбаш авылының Пионер урамына нинди тизлек белән килеп керә, шул рәвешле “очып” чыгып китә кайбер оста шоферлар. Юлдан тузаннар күтәрелеп, як-якка вак ташлар сибелеп кала. Сүз чит ил автомобильләре турында гына бармый. Шөрепләре менә-менә коелып кала, дигәннәре дә җилдерә генә. Кая ашыга икән алар шулхәтле?! Җәйге каникуллар чорында авылда балалар да күп. Берәрсе юлга кинәт йөгереп чыкса, бәла-каза буласын, ашыгуның гомерлек үкенечкә әвереләсен көт тә тор. Шулай ук кош-кортларны бәрдереп китү куркынычы да бар. Руль артына утыргансың икән, бераз тәртиплерәк бул, шофер. Кагыйдәне юл читендә ЮХИДИ хезмәткәре торганда, я булмаса күзәтү камерасы куелган очракта гына түгел, һәрчак сакларга кирәк. 

  • Газета укучы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев