Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия Президентын сайлауларда актив катнашырга өндәде

"Россия Президентын сайлаганда без тынычлык һәм иминлек, илебезнең кодрәтен ныгытуга тавыш бирәбез", - диелә Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә.

2018 елның 18 мартында, ягъни бу якшәмбедә булачак Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте. 

«Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле татарстанлылар! 18 мартта без ил Президентын сайлыйбыз. Сайлау кампаниясе катлаулы сәяси шартларда үтә. Көчле, яңарыш кичерә торган Россия дөньяда беркемгә дә кирәкми. Ул бары тик Россиянең күпмилләтле халкына кирәк. Татарстан һәм татарстанлылар үзләрен бердәм илнең мөһим өлеше итеп хис итәләр. Россия - безнең Ватаныбыз! Сайлауларның  эчтәлекле үтүе республиканың уңышлы үсеше  белән бәйле. Гражданнарның күпчелеге әлеге юнәлешне хуплыйлар һәм иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклап калуны телиләр. Ил җитәкчелегендә көчле һәм абруйлы лидер торуы мөһим - халкыбыз шул фикердә. Аның эше һәм сәяси курсы һәр кеше өчен аңлаешлы булырга тиеш.

Кадерле дуслар! Сезне тавыш бирүдә актив катнашырга чакырам. Россия Президентын сайлаганда без тынычлык һәм иминлек, илебезнең кодрәтен ныгытуга тавыш бирәбез.

Сайлау участокларында очрашканга кадәр! Безнең илебез, безнең президентыбыз, безнең ихтыяр!» - диелә Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә.

Татар-информ

Фото: president.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев