Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия көне белән котлады

«Россия Федерациясе Конституциясендә билгеләнгән азатлык һәм бәйсезлек принциплары киләчәккә якты өмет бирә, игелекле гамәлләргә рухландыра», диелә мөрәҗәгатьтә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне күпмилләтле илебезнең иң әһәмиятле дәүләт бәйрәме — Россия көне белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

Истәлекле бу көндә олы мәмләкәтебезнең һәр гражданы күп гасырлар дәвамында Россия дәүләтчелеге алгарышына һәм ныгуына этәргеч биргән бөек казанышлар һәм уңышларда үзенең дә өлеше булуын ачык тоя. Бик күп сынаулар аша узып, хәзерге Россия тынычлык һәм тотрыклылык юлыннан тайпылышсыз атлый, төрле милләт һәм дин вәкилләренең хезмәттәшлеге, дус булып, килешеп яшәве үрнәге булып тора.

Россия Федерациясе Конституциясендә билгеләнгән азатлык һәм бәйсезлек принциплары киләчәккә якты өмет бирә, игелекле гамәлләргә рухландыра. Бүгенге көннәрдә Ватаныбызның язмышы белән һәрберебез тыгыз бәйләнештә, моны аңлавыбыз безне тагын да көчлерәк итә, илебез һәм халкыбыз алдындагы җаваплылык хисен арттыра.

Татарстан алдынгы төбәкләр сафында ныклы урын тота, республикабыз икътисад, социаль, мәгариф, фән, мәдәният һәм башка өлкәләрдә зур нәтиҗәләргә иреште. Шул ук вакытта без алга таба да иң беренче чиратта гражданнарның тормышын яхшырту, өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту юнәлешендә тырышлык куячакбыз. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү дә моңа зур ярдәм булачак.

Быел илебездә җәмгыятьнең һәм дәүләтнең үсешенә йогынты ясый торган мөһим вакыйгалар — Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм Бөтенроссия халык санын алу узачак. Кадерле дуслар, сез аларда татарстанлыларга хас булганча, җитдилек белән, төпле карарга килеп катнашырсыз дип ышанам. Безнең көч — бердәмлектә, ул яшәешебез, эшебез һәм зур җиңүләребезнең нигезен тәшкил итә.

Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, хезмәтегездә уңышлар, бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим.

Россия көне котлы булсын!» - диелә котлауда. 

фото: tatarstan.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X