Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

«Халык күңеле кебек киң һәм юмарт Сабан туе мәйданы яшен-картын, төрле катлау, милләт һәм дин вәкилләрен — һәркемне колач җәеп каршы ала», диелә мөрәҗәгатьтә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме — Сабан туе уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Бик күп гасырлар дәвамында уңган игенчеләр, данлыклы батырлар, туган телнең газизлеген, ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрнең, йолаларның кыйммәтен үз иткән һәркем ел саен кунакчыл Сабан туе мәйданында җыелып, күңел ача, ял итә. «Татар барда — Сабан туе бар» дигән әйтем халыкта шуңа бәйле тугандыр. Чынлап та, бу бәйрәм — татар халкының мәдәни җәүһәре, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез арасында җанлы бәйләнеш. 

Халык күңеле кебек киң һәм юмарт Сабан туе мәйданы яшен-картын, төрле катлау, милләт һәм дин вәкилләрен — һәркемне колач җәеп каршы ала. Бүгенге катлаулы, туктаусыз үзгәреп тора торган дөньяда да, элеккечә үк, туган нигез җылысын, көй-җырларыбызның моңын, ат чабышлары вакытында, батырлар бил алышканда күңелләрнең җилкенүен, рәхәт кысылуын берни дә алыштыра алмый.

Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында туганлык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытуны, ана теленә, гаиләгә, яраткан республикабыз һәм бөек Россиягә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куйган Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу бәйрәмне уздыру аеруча әһәмияткә ия.

Шул ук вакытта Сабан туе — беренче чиратта, армый-талмый эшләп, Татарстанның һәм тулаем илнең азык-төлек муллыгын тәэмин итүче игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең бәйрәме, әлбәттә. Мәйдан түрендә кыр батырларын, иң булдыклы терлекчеләрне, мәдәният-сәнгать әһелләрен, спортчыларны зурлап бүләкләү, олылау — зур тантана һәм матур традиция. Халкыбызның милли бәйрәме хәзер дөньяның бик күп илләрендә гөрләтеп уздырыла, төрле кыйтгаларда яшәүче кешеләргә татар теле, татар мәдәнияте, аш-суы, республикабызның хәзерге казанышлары белән танышу мөмкинлеге бирә.

Быелгы Сабан туе безгә күтәренке кәеф, яшәү дәрте алып килсен, киләчәккә якты өметләр уятсын! Һәр йортта тынычлык, татулык һәм муллык хакимлек итсен! Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!» - диелә котлауда. 

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X