Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Горький исемендәге әдәби премияне яңадан булдыруны хуплады

Премия 2003 елдан 2009 елга тикле тапшырылып килгән.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе белән очрашуда А.М.Горький исемендәге әдәби премияне янә булдыру идеясен хуплады. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге фикерне Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәкъдим итте. Еллык премия 2002 елда булдырылган. 2003 елда беренче лауреатлары язучы Марк Зарецкий һәм шагыйрә Роза Кожевникова булды. Соңгы кат премияне 2009 елда тапшырдылар.

Рөстәм Миңнеханов әлеге тәкъдимне хуплады һәм Горький премиясенең Татарстанда талантлы язучыларның иҗади үсешенә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.  

Татар-информ

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk