Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәшидә Хәбибуллина: Җирлектә тынычлык, тәртип икән – бу минем өчен зур бәхет

Бу ел райондашларыбыз күңелендә нинди хатирәләр калдырды икән? Шул турыда сораштык әле.

Рәшидә ХӘБИБУЛЛИНА, Манзарас авыл җирлеге башлыгы:

- Аллага шөкер, бу елда сөенечле вакыйгалар да, төрле мәшәкатьләр дә җитәрлек булды. Иң мөһиме – сәламәтлек кирәк, ә калганын җиңәргә була. Төнлә, иртә белән телефон шалтырап уятмаса, күңелсез хәбәрләр килеп ирешмәсә, җирлектә тынычлык, тәртип икән – бу минем өчен зур бәхет. Елыбыз эш белән үтте: җирлек территориясен төзекләндерү, чистартуга бик күп көч куйдык. Елны исә күңелле вакыйгалар белән төгәллибез: Президентыбыз тарафыннан автомобиль белән бүләкләндек. Хезмәтебезне күреп, югары бәяләгәннәре өчен җитәкчеләргә рәхмәт. Өлге авылында исә халык тырышлыгы белән мәчетне төзекләндерү эшләре башланып китте. Безнең җирлектә бердәм, булдыклы кешеләр яши дип сөенәм. Өч сугыш ветераны бар, 90-95 яшьлек өлкәннәребез дә күп. Барыбызга да Яңа елларда саулык-сәламәтлек, иминлек телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk