Үрәсбаштан Анастасия Мамаева 16 онык, 19 оныкчык әбисе
Үрәсбаш авылында яшәүче Анастасия апа Мамаеваны күпләр яратып һәм үз итеп, «Мичурин» дип йөртә. Чөнки кайчан карама, бакчада кайнаша ул: я чүп утый, чөгендер сирәкли, я коелган алмалар җыя...
«И-и-и, үзең үстергән яшелчә, җиләк-җимешкә җитәме соң?! Тик менә яшь кенә үзенекен итә икән, дәрт бар – дәрман юк хәзер. Күңелем белән бакча, каралты-кура тирәсендә әллә ниләр майтарган булам да килеп кенә чыкмый. Әнә бит быел балаларга бакча эшләрендә бөтенләй ярдәм итә алмадым, суган уңышын гына җыештым», - дип офтана әле күптән түгел генә туксанны түгәрәкләгән әбекәй.
...Анастасия апа үзенең балачагын күз яшьләрсез искә дә төшерә алмый. 1941 елның 23 июнендә әтиләре Павелны яу кырына алып китү мизгелләре аеруча хәтеренә уелып калган аның.
«Иртәнге якта әтигә һәм авылдан тагын бик күп ирләргә Тәкәнеш районындагы хәрби комиссариатка чакырып повестка килде дә, төш турысында алып киттеләр. Без, өч бала, әнинең күлмәк итәгенә тотынып, үксеп-үксеп елап, кул изәп озатып калдык. Әтиебезнең барыбызны бергә күкрәгенә кысып кочаклап: “Еламагыз, мин хәзер кайтам, озак тормыйм”, - диюен хәтерлим. Көттек, көн саен көттек без аны. Аркасына рюкзагын асып, капкадан килеп керер төсле тоела иде. Сагынычлы сәламнәр юллаган, әнине, мине һәм ике энемне яратуы турында әйткән өчпочмаклы бер генә хатын алдык. Шуннан соң аралар өзелде. Ә инде бераздан әтинең батырларча һәлак булуын хәбәр иттеләр. Миңа ул вакытта ун яшь иде. Шулай да сабый күңелем белән могҗизага ышандым, Җиңү көненнән соң авылга бер-бер артлы солдатлар кайта башлагач та, алар арасыннан әтине эзләдем, күренмәде генә...», - ди Анастасия апа.
Үрәсбаш мәктәбендә икенче сыйныфны да тәмамлый алмый, колхоз эшенә керешә Анастасия апа.
«Ачлы-туклы яшәгән авыр заманнар бит. Мәктәп кайгысы булмады инде бездә. Тик шулай да хаталарсыз укый һәм яза беләм, акча санарга аеруча яратам. Колхозга чыгып, көчтән килгәнчә эшлибез дә, аның өчен 200 грамм ипи бирәләр. Басуда бәрәңге чүпләү, ындырда ашлык тарату, киптерү, кырда тырма белән печән-салам җыю – боларның барысы да безнең җилкәләр аша үтте. Бераз исәйгәч, мине фермага үгезләр симертү бүлегенә билгеләделәр. Бер кешегә 50шәр үгез туры килә иде. Аларга көнгә өч тапкыр ат арбасына төяп ашау кертәсең, тиресен чыгарасың. Суны ферма ишегалдындагы коедан көянтә-чиләкләп ташыйсың. Кул хезмәтенең авырлыгын әйтеп-аңлатып бетерерлекме соң?! Өйдә дә хуҗалыкны алып барасы, әнигә булышасы бит. Нинди авыр вакытларда да сыерны бетермәдек, безне төп туендыручы булды ул», - ди ул.
21 яшендә авылдашы, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куючы Григорий абый белән тормышын бәйләгән Анастасия апа сигез балага гомер бирә. Тик менә, кызганыч, Владимиры һәм Лирасы авырып вафат булалар.
«Балаларымның үлемен бик авыр кичердем. Баш-аягым белән эшкә чумып, бераз хәсрәтемне тарата алсам да, җан ярасы мәңгелеккә кала, аны берни төзәтә алмый шул. Инде бабаем да – күптәннән гүр иясе. Улым Виктор гаиләсендә кадер-хөрмәттә яшим. Тормышлар шундый рәхәт бит хәзер. Якты, җылы үз бүлмәм бар. Телим икән телевизор карыйм, радио тыңлыйм, газета-журналларны да яратып укыйм. Дөнья хәлләрен белеп торырга кирәк бит, юкса, бөтенләй тормыштан артта калуың бар. 16 онык, 19 оныкчык әбисе мин. Балалар гел хәлемне белеп торалар. Татьяна – Кукмарада, Люба – Мәскәүдә, Лиза, Виктор, Валерий һәм Геннадий Үрәсбашта яшиләр. Минем аларның барысына да рәхмәттән башка сүзем юк», - дип, күзләрен бер ноктага төбәп уйга калды әңгәмәдәшем.
Анастасия апаның балалары да үзе кебек уңган-булган. Кайсын гына алсаң да, менә дигән итеп тормыш алып баралар, тырышлыклары нәтиҗәсендә муллыкта яшиләр. Төп йортта төпләнгән Виктор абый моннан берничә ел элек «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Улы Эдуард та, әтисенең юлын дәвам итеп, бүгенге көндә Лесхоз урманчылыгында куәтле трактор иярли.
«Мин инде пенсиядә, ике оныгым бар. Шулай да әни ни әйтер икән, дип, башта аның белән киңәш-табыш итмичә күңел булмыйю Бик усал, таләпчән, әмма гадел булды ул. Безне: “Бар эшкә дә өйрәнегез, тормышта кирәге чыгар”, - дип үстерде. Әни янда булгач бик рәхәт», - ди Виктор абый.
Кайнанасы белән 42 ел бер түбә астында яшәгән килене Маруся апа аны өебезнең тоткасы, ди. «Беренче көннән алып әни белән бар эшне бергәләп башкардык. Бакчада кайнашырга аеруча яратты. Утырткан алмагач-сливалары инде күп еллар җимеш бирә. Баклажан, борыч, кыяр-помидорларны үстерү серләрен дә белә, ул чәчкән елны яшелчәләрдән аеруча мул уңыш ала идек. Мин аның кул астында бик күпкә өйрәндем. Шуның өчен дә әнигә рәхмәтем зур», - ди ул.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев