Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үрәсбаш авылыннан Виталий Владимиров кул астындагы материаллардан сыерчык оялары ясый

«Хәзер исә интернеттан карап эшлим, ел саен төрлеләндерергә тырышам», - ди ул.

Үрәсбаш авылында яшәүче Виталий Владимиров яз җиткән саен уллары белән кошларны яңа оя ясап каршы ала. Бу шөгыль белән мавыга башлавына дүрт ел тирәсе булган. Моның өчен махсус материаллар да сатып алганым юк, авыл җирендә такта бетәмени, ди ул.

«Мин киез итек-киез комбинатында хезмәт куям. Әлегә вакытлыча ялда. Кош ояларын эш булмаганда, балаларның күңелен күрим дип ясыйм. Алар көн саен чыгып карыйлар, сыерчыклар килгәнне көтәләр, күзәтәләр. Кош ояларын мәктәптә укыганда да ясый идек. Хәзер исә интернеттан карап эшлим, ел саен төрлеләндерергә тырышам. Аларны абзар түбәләренә, песиләрнең буе җитми торган урыннарга эләм. Миңа да ясап бир әле, дип сораучылар да бар. Ә элеккеге ояларны чистартканым юк, чөнки интернеттан тияргә ярамый дип укыган идем. Сыерчык үзе җыештыра, дигән. Бәлки, чыннан да, шулайдыр, чөнки иске ояларның бер елны да хуҗасыз калганы юк әле», - диде Виталий.

Әле уллары Виталийны кыш көне җимлек ясарга да әйдиләр икән. Уйда бар, киләчәктә анысына да алынып карыйсы булыр, ди әңгәмәдәшем.

Райондашларыбыз арасында менә шундый уңган-булган, алтын куллы кешеләр бар. Алар орынган гади генә такта кисәге дә сыерчыклар өчен «хан сараена» әверелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk