Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үрәсбаш авылында яшәүче Куртаева Прасковья Александровнага бүген 90 яшь тулды

Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәмиев, җирлекнең ветераннар советы рәисе Любовь Сергеевалар котлады. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.

Үрәсбаш авылында яшәүче Куртаева Прасковья Александровнага бүген 90 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәмиев, җирлекнең ветераннар советы рәисе Любовь Сергеевалар котлады. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды. Прасковья апа – биш бала әнисе. Аның 7 оныгы, 7 оныкчыгы бар.
- Иптәшем Иван сугыш ветераны иде. Бүгенге көндә мәрхүм. Аның белән бик яхшы, бер-беребезне аңлашып яшәдек. Хәзер дә сагынып искә алам, - ди юбиляр.
Прасковья Александровна гомер буе күмәк хуҗалыкта төрле эштә эшләп лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә ул кызы Любовь ханым тәрбиясендә яши.
Юбилярны бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев