Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ураза гаете белән котлады

Изге Рамазан ае мөселманнар өчен Аллаһка шөкрана итеп, догалар уку, миһербанлы гамәлләр кылу вакыты булды, диелә котлауда.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме белән котлады. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне чын йөрәктән Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан котлыйм.

Изге Рамазан ае мөселманнар өчен Аллаһка шөкрана итеп, догалар уку, миһербанлы гамәлләр кылу вакыты булды.

Ураза бәйрәменең күп гасырлык традицияләрендә буыннар бәйләнеше, халкыбызның шәфкатьлелек һәм гаделлек кебек мәңгелек идеалларга омтылышы чагылыш таба. Рухи-әхлакый хәзинәләребезгә таянып, без ата-бабаларыбызның тәкъвалыгы үрнәгендә аларның хәерле эшләрен дәвам иттерәбез, мөселман өммәтенең бердәмлеген эзлекле төстә ныгыта киләбез, милләтләр һәм диннәр арасындагы хезмәттәшлекне үстерәбез һәм камилләштерәбез.

Илебез язмышы өчен гаять әһәмиятле чорда мөселманнар башка халыклар һәм диннәр вәкилләре белән иңгә-иң Ватаныбызны саклау өчен күтәрелде. Җиңү турында, яралыларның савыгуын сорап һәм һәлак булган сугышчылар рухына багышлап Рамазан аенда кылган гыйбадәтләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен.

Соңгы вакытта республикабыз мөселманнары тормышында булып узган берничә мөһим вакыйга хаклы төстә Татарстанның тарихи елъязмасына теркәлде. Казанның бөтен Россиядән, ерак һәм якын чит илләрдән мөселманнарны үзенә тартып тору көче елдан-ел арта бара. 2026 елда башкалабыз Ислам дөньясының мәдәни мәркәзе булачак. Бу мәртәбәгә ирешү – республикабыз казанышларын раслый торган тагын бер дәлил.

Татарстан мөселманнарының изге омтылышлары һәм көндәлек эшләре күпмилләтле республикабызның тизләнешле актив тормыш ритмына тәңгәл килә.

Дин тотучылар бүген күмәк намазга җыела, мул табыннар корып, гаетне туганнары, якыннары, дуслары белән уздыра.

Бәйрәм мөбарәк булсын, һәркемгә рухи яңарышка юл ачсын! Сезгә күңел күтәренкелеге, игелекле хезмәтегезнең канәгатьлек бирүен, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим», – диелә котлауда.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев