Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады

Бу бәйрәм дөньяның барлык христианнарын якты өметләр беләнрухи яңарыш, миһербанлылык һәм игелекюлыннанбарырга өнди, диелә котлауда.

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне изге Раштуа белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

Бу бәйрәм дөньяның барлык христианнарын якты өметләр беләнрухи яңарыш, миһербанлылык һәм игелекюлыннанбарырга өнди. 

Күңелләргә яшәү дәрте өсти торган Раштуа —улхәзерге четерекле заманда ихтыяҗ аеруча зур булган ышаныч, мәхәббәт һәм мәрхәмәттантанасы. Аны бәйрәм итү борын-борыннан килгәнрухи хәзинәләрнеңтотрыклыбулуын раслый, гаилә ныклыгын саклауәһәмиятен тагын да калкурак чагылдыра, шуңа да ултирән эчтәлекле зур вакыйгалары белән истә калачак Гаилә елыныңсимволик дәвамы булып тора.

Ислам һәм башка диннәр белән беррәттән, православие рухи-әхлакый үсешебезнең мөһим чыганагын тәшкил иткән Татарстан Республикасында Раштуаны бәйрәм иткәндәһәрчак күркәм күршелек, дуслык һәм үзара аңлашу мөнәсәбәтләре хакимлек итә. 

2025 ел хәерле эшләргә һәм шәфкатьле гамәлләргәбай булыр, безгә яңа казанышлар һәм рухи җиңүләр, сөенеч-шатлыкларкитерер дип ихластан ышанам. 

Сезгә бәйрәмчә күтәренке кәеф, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим», — диелә котлауда.

фото: Владимир Васильев/ «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев