Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов янгын куркынычсызлыгы буенча халык белән эшне көчәйтергә кушты

Аңа янгыннарга бәйле вазгыять турында сөйләделәр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың хокук саклау органнары белән киңәшмә үткәрде. Аңа янгыннарга бәйле вазгыять турында сөйләделәр. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Искәртеп узабыз, кичә Тукай районында бер йортта янгында җиде кеше һәлак булды, шуларның дүртесе — балалар.

Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына янгын куркынычсызлыгы буенча эшне көчәйтергә, аерым алганда, һәр йортка кереп профилактик әңгәмәләр үткәрергә һәм кешеләргә иминлек чараларын үтәү кирәклеген аңлатырга кушты. Шул ук вакытта, күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирүнең әһәмиятен искәртте.

Татарстан Рәисе шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгын, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларын һәм волонтерларны кисәтү чараларына җәлеп итәргә кушты.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев