Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләренә бәяләр арта

Хәзерге вакытка кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләү бер тапкыр – 1 июльдән генә (уртача 4 процентка) индексацияләнә иде

Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләү икенче тапкыр индексацияләнәчәк. 1 июльдән үсеш 2019 елның гыйнварына карата 2,4 процент тәшкил итәчәк, диелә Хөкүмәт карарында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәткә салымның 18 проценттан 20 процентка артуына бәйле рәвештә, 2019 елның 1 гыйнварыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләүне – 1,7, ә 2019 елның 1 июленнән 2019 елның гыйнварына карата өстәмә рәвештә 2,4 процент күләмендә индексацияләү турында карар кабул ителде», - диелә документның аңлатма язуында.

 

Хәзерге вакытта кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләү бер тапкыр – 1 июльдән генә (уртача 4 процентка) индексацияләнә иде. 

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев