Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Россия Хөкүмәте 2019 елда ял көннәрен күчерүне планын раслады

Яңа елда Россиядә халкы 10 көн, Беренче майда 5 көн ял итәчәк.

Россиядә яшәүчеләрне Яңа елда 10 көн, Беренче майда 5 көн ял көтә. Бу турыда Россия Хөкүмәтенең 2019 елда ял көннәрен күчерү планын раслаган карарында әйтелгән.

Ял көннәре 5 гыйнварда (шимбә), 6 гыйнварда (якшәмбе) һәм 23 февраль (шимбә) эш көне булмаган көннәргә туры килә. Шуңа күрә бу көннәр 2 майга (пәнҗешәмбе), 3 майга (җомга) һәм 10 майга (җомга) күчерелә.

Шулай итеп, Яңа ел каникуллары ун көн, яки 30 декабрьдән - 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Россия халкы Ватанны саклаучылар көнендә ике көн – 23 һәм 24 февральдә, ә Халыкара хатын-кызлар көнендә өч көн – 8 марттан 10 мартка кадәр ял итәчәк. Беренче май каникуллары биш көн, 1 майдан 5 майга кадәр дәвам итәчәк, ә Җиңү көне уңаеннан 4 көн, 9 майдан 12 майга кадәр ял көтә.

Моннан тыш, 12 июнь, Россия көне һәм Халыклар бердәмле көнендә 2-4 ноябрь ял көннәре булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk