Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Россиядә 1 августтан мәктәп рюкзакларына яңа ГОСТ үз көченә керә

Документ шулай ук мәктәп рюкзакларының ныклыгы буенча киңәшләрне дә үз эченә ала.

2025 елның 1 августыннан Россиядә мәктәп рюкзакларына карата таләпләрне билгели торган яңа ГОСТ 35096-2024 үз көченә керә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы документ текстына сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Стандарт нигезендә, түбән сыйныф укучылары өчен рюкзаклар 700 граммнан (этикеткаларны һәм өстәмә аксессуарларны исәпкә алмыйча) артык булырга тиеш түгел. Югары сыйныф укучылары өчен 1 килограммнан артмавы шарт.

ГОСТта күрсәтелгәнчә, эшләнмәләр кыршылу һәм тир тәэсиренә чыдам материаллардан, контраст төсләрдә эшләнергә һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлары булырга тиеш. Җиңел кабынып китә торган материаллар куллану рөхсәт ителми.

Документ шулай ук мәктәп рюкзакларының ныклыгы буенча киңәшләрне дә үз эченә ала.

Шул ук вакытта ГОСТ стандартларының, кагыйдә буларак, киңәш характерына ия булуы, ләкин аларга законда, килешүдә яки техник регламентта турыдан-туры сылтама ясалса, мәҗбүри төс алу ихтималы да билгеләп үтелә.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев