«Россельхозцентр»ның Кукмара районы бүлекчәсе белгечләре җылы кышның чәчүлекләргә йогынтысы турында сөйләделәр
«Россельхозцентр»ның район бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә басу-кырларны карап кайтырга, бу аномаль күренешнең игеннәргә тәэсире турында белгечләр белән сөйләшергә булдык.
Быелгы кыш бик үзенчәлекле булды. Ничә көннәр дәвамында «плюс» температуралы һава торышы саклану, шуның нәтиҗәсендә басуларда кар катламы кимү авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрендә киләчәк уңыш өчен курку уята.
Шул уңайдан «Россельхозцентр»ның район бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә басу-кырларны карап кайтырга, бу аномаль күренешнең игеннәргә тәэсире турында белгечләр белән сөйләшергә булдык.
«Безнең оешма тарафыннан мондый рейдлар даими үткәрелә. Басуларга чыгып, игеннәрнең торышын, шикәр күләмен тикшереп торабыз, корткыч бөҗәкләрнең булу-булмавына игътибар итәбез. Хәзерге вакытта без „Урал“ җәмгыятенең 50 гектарлы көзге бодай басуында. Монда „Умка“ сорты чәчелгән иде. Уҗымнар әлегә әйбәт кышлый, куркырлык сәбәп юк. Әмма алга таба һава торышы үзен ничек күрсәтер. Бүгенге көндә басу-кырларның биш процент тирәсе мәйданы кардан ачылды инде. Тик әле боз катламы бар, уҗымнар уянырга җитешмәде. Туфракта туң якынча 30 сантиметр тирәнлектә. Үткән елдан җирдә дым әз калды, кар катламы да калын түгел. Туфракны дымга туендырырлык кар яуса әйбәт булачак», — дип сөйләде «Россельхозцентр»ның район бүлеге җитәкчесе Рамил Гатауллин.
Кышның гадәттән тыш җылы булуы төрле корткыч бөҗәкләр үрчүгә дә сәбәпче булырга мөмкин дип фаразлый белгечләр. Татарстан Республикасы, Россиянең тагын 20 төбәге саранча һәм болын күбәләге һөҗүменә дучар булырга мөмкин, дигән хәбәр дә таралды. Бу турыда да «Россельхозцентр»ның район бүлеге белгечләренең фикерен белдек.
«Әлеге фараз Кукмара районына туры килми дип уйлыйбыз. Билгеле, безнең якларда берән-сәрән генә итальян прусы дигән саранчаны очратырга мөмкин. Әмма мондагы һава шартлары аларга үрчергә ирек бирми», — дип аңлатты белгеч Әлфия Бариева.
Бүгенге көндә «Россельхозцентр»ның район бүлегендә сабан культураларының чәчүлек материалын тикшерү эшләре бара.
«Орлыкларның сыйфатын, чисталыгын тикшерәбез. Без эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары белән хезмәттәшлек итәбез. Карточка тутырып, мәгълүматларны компьютерга махсус программага кертәбез. Шуннан соң хуҗалыкларга протоколлар тапшырабыз. Алар шушы мәгълүматларга таянып эшлиләр, орлыкларының тишелешен, гомумән, чәчүгә яраклыгын карый алалар. Мәсәлән, хәзерге вакытта без кәбестә чәчтек. Ул өч-сигез көндә тишелергә тиеш», — дип сөйләде әлеге оешмада эшләүче беренче категорияле агроном Светлана Назарова.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында чәчүлек материал җитәрлек күләмдә әзерләп куелган. Аларның күп өлеше ел саен яңартыла. Закон таләпләре нигезендә хуҗалыклар тикшерелмәгән орлык белән эшли алмыйлар дип аңлатты белгечләр.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев