Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Роспотребнадзор: Медицина каршылыгы буенча QR-код җәмәгать транспортында гына гамәлдә

Вакцина ясау өчен медицина каршылыгы булган кешеләр коронавирус буенча куркыныч төркеменә керә, шуңа күрә аларга сәүдә үзәкләрендә һәм кафеларда йөрергә ярамый.

Татарстанда вакцина ясату өчен медицина ягыннан каршылык булу турында бирелгән QR-код буенча сәүдә үзәгенә яки ресторанга керергә ярамый, дип яза «Татар-информ» МА.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Медицина ягыннан каршылык буенча QR-код җәмәгать транспортында гына гамәлдә булачак», — дип искәртте Роспотребнадзор вәкиле.

Любовь Авдонина медицина каршылыгы булган кешеләр коронавирус буенча куркыныч төркеменә керә, шуңа күрә аларга сәүдә үзәкләрендә һәм кафеда йөрергә кирәкми, дип аңлатты. Ә транспорт — ул кеше өчен кирәкле, дип өстәде.

Covid-19 инфекциясенә каршы вакцинация өчен медицина ягыннан каршылык булу турындагы белешмәне яшәү урыны буенча сырхауханәдән алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk