Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Роспотребнадзор” Кукмарада законның үтәлешен тикшергән

Тикшерү барышында 21 беркетмә төзелгән

“Роспотребнадзор” идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы Татарстан буенча территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Анатолий Кириллов хәбәр итүенчә, “Роспотребнадзор” боерыгы белән районның алты субъектында закон таләпләренең үтәлеше тикшерелгән.

Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә 1 кешенең мөрәҗәгате каралган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча административ хокук бозулар турында 21 беркетмә төзелгән, административ җаваплылыкка тарту турында гомуми 101000 сумлык 20 карар чыгарылган. 21 килограмм азык-төлекне сатуга чыгару тыелган.

Сентябрь аенда йогышлы авыруларның 271 очрагы теркәлгән, ягъни 100 мең кешегә 549 очрак туры килә дигән сүз. Бу күрсәткеч узган елгыдан кимрәк.

12 кеше хайваннар тешләүдән зыян күргән. Узган елның шушы чорында мондый 7 очрак теркәлгән булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев