«Ромашка» балалар бакчасында физик тәрбия буенча инструктор булып эшләүче Гөлия Шәймәрданова: Мин һөнәрне түгел, һөнәр үзе мине сайлады
Ул төгәл фәннәрне спортка алыштырганына һич кенә дә үкенми.
Жилой Рудник авылы кызы Гөлия Шәймәрданова кечкенәдән спортны үз итә, волейбол уйный, чаңгыда йөри. Зур Кукмара мәктәбендә укыганда физик тәрбия дәресе иң яраткан фәннәренең берсе була. Әмма шуңа да карамастан ул Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының математика, физика факультетына юл тота.
— Яшь чак бит, иптәш кызым белән бер уку йортын сайларга булдык. Укыганда кияүгә чыктым, бер-бер артлы ике балабыз туды. Аларны бакчага урнаштырыр вакыт җиткәч, үзем дә «Ромашка» балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кердем. Ә ике елдан физик тәрбия буенча инструктор булып хезмәт куя башладым, — диде Гөлия Камил кызы. — Бу эш миңа бик ошый, чөнки без — гаиләбез белән спортка мөкиббән кешеләр. Ирем Илмар Шәймәрданов — көрәш буенча спорт мастеры. Балаларны да шул рухта тәрбияләргә тырышабыз. Улыбыз — кечкенәдән «Олимп» спорт мәктәбенә хоккейга, кызлар фигуралы шуу түгәрәгенә йөрделәр. Бүгенге көндә Адель профессиональ рәвештә хоккей белән шөгыльләнә, Подольск шәһәрендә «Воевода» хоккей клубында уйный, уртанчы кызыбыз Азалия Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты көллиятендә укый, университет командасы составында волейбол уйный. Ә төпчегебез, икенче сыйныф укучысы Амелия биюне үз итә. Гаилә белән чаңгыда шуарга, бассейнда йөзәргә яратабыз.
Гөлия Шәймәрданова төгәл фәннәрне спортка алыштырганына һич кенә дә үкенми. Хезмәтеннән тәм таба. Балалар бакчасында сабыйларга физик тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр, җиһазлар бар, рәхәтләнеп эшлибез, ди инструктор.
— Һәр иртәбез гимнастикадан башлана. Аннары физик күнегүләр ясыйбыз, төрле хәрәкәтле уеннар уйныйбыз, физкультминутлар үткәрәбез, спорт бәйрәмнәре, сәламәтлек көннәре дә бик күңелле уза. Көндәлек зарядка баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәләтен үстерә, әти-әнисе белән саубуллашканнан соң күңелсезләнеп, елап калган сабыйның кәефен күтәрә, тынычландыра, оялчанракларына активрак булырга ярдәм итә, киресенчә, шук-шаян балаларны дисциплинага өйрәтә, — диде ул. — Гомумән, балаларны кечкенәдән дөрес режимга ияләндерү кирәктер. Бу — дөрес туклану, йокы вакыты, иртәнге гимнастика... Ул аларда җаваплылык хисе дә тәрбияли. Спорт тәрбиянең бер баганасы икәнен онытырга ярамый. Хәзерге заман балалары бик кызыксынучан, актив. Әти-әниләр дә спортка битараф түгел, үзләре дә сәламәт тормыш рәвеше алып баралар, балаларын төрле түгәрәкләргә йөртәләр. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында да каратэ, самбо, бию һәм башка түгәрәкләрдә шөгыльләнүчеләр күп. Ә Кукмарада моның өчен барлык шартлар да тудырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев