Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Һәркем QR-кодның гомеребезне саклау өчен кирәк булуын аңларга тиеш

Кукмара районында 18 яшьтән өлкәнрәк 39 мең 315 кеше исәпләнә, шуларның 11 мең 962се коронавируска каршы вакцина ясатты.

Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы чикләүләрнең катгыйландырылуы, QR-код системасы кертелү турында ишетми-белми калмаучылар сирәктер. «Нәрсә соң ул QR-код? Аны кайдан алып була?” – дип баш вата күпләр.

QR-код ул – смартфон ярдәмендә сканер ясап укырга мөмкин булган штрих-код. Анда кешенең исеме һәм фамилиясе, паспорт мәгълүматлары, туган көне күрсәтелә. Әлеге код коронавируска каршы вакцина ясаткан кешегә – бер елга, ковид белән авыргансың һәм ул медицина учреждениесендә рәсми теркәлгән икән – ярты елга, ПЦР тапшырган очракта 72 сәгатькә бирелә.

«Коронавирус инфекциясенең нинди мәкерле чир икәнен бар кеше белә. Чөнки никадәр гаиләгә кайгы-хәсрәт алып килде, күпме кешене яшәү белән үлем арасында калдырып, зур сынаулар узарга мәҗбүр итте ул. Кызганыч, әлеге зәхмәт чигенергә һич тә уйламый, һаман үзгәрә, яңа штаммнары барлыкка килә. Безнең районда да авыручылар бик күп. Көн саен диярлек Covid-19дан зарарланучылар теркәлә. Без, әлбәттә, кулыбыздан килгәнне эшлибез, авыруларны тиешенчә дәвалыйбыз. Әмма вирус аяктан екмасын өчен, алдан ук тиешле чарасын күрү мөһим. Мин моның юлын бары тик тиешле санитар таләпләрне үтәү һәм прививка ясатуда күрәм. Кукмара районында 18 яшьтән өлкәнрәк 39 мең 315 кеше исәпләнә. Шуларның 11 мең 962се коронавируска каршы вакцина ясатты. Бүгенге көндә районга 13 мең 380 доза вакцина кайтты. Прививкадан курыкмаска, аны ясатырга кирәк. Ә инде QR-кодка килгәндә, ул медицина учрежденисендә бирелми. Шуның өчен код сорап район үзәк дәваханәсенә киләсе түгел. Без бары тик вакцинация генә уздырабыз», - ди район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев.

Игътибар! Код алу өчен Россия Дәүләт хезмәте порталында теркәлергә кирәк. Covid-19дан прививка ясатканнан соң мәгълүматлар порталдагы шәхси кабинетка җибәрелә. QR-кодны вакцинаның ике этабын да үткәннән соң алып була.  

Чикләүләрнең катгыйландырылуы юктан түгел. Мәкерле чир белән авыручылар саны көннән-көн арта. Шуның өчен дә төп бурыч булып авыруның таралуына юл куймау тора. Бүгенге көндә җәмәгать туклану урыннарына гына түгел, ә спорт объектларына, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә дә коронавируска каршы ясатылган вакцинаны раслаучы кодны күрсәткәч кенә керергә мөмкин.

«Чирнең котыруы барыбызны да борчуга сала. Шуның өчен без тиешле карар һәм таләпләрне үтәргә тиеш.  “Зилант”та бассейн, көрәш, теннис, уен һәм тренажер заллары эшли. Әмма хәзерге вакытта 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше безгә бары тик махсус QR-код күрсәткән очракта гына керә һәм спорт белән шөгыльләнә ала. Бу таләп балаларга кагылмый. Аларның шөгыльләре расписание нигезендә алып барыла. Бездә эшләүче хезмәткәрләргә килсәк, аларның барысы да коронавируска каршы прививка ясатты һәм QR-код алды», - ди «Зилант» спорт мәктәбе директоры Рөстәм Фәйзуллин.

«Татарстанда 11 октябрьдән башлап коронавирус чикләүләре катгыйланды. Моның сәбәбе - эпидемиологик хәлнең начараюы һәм вакцинация темпларының түбән булуы тора. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов QR-кодлар кертүне инфекция белән көрәштә бердәнбер мөмкин чара дип атады. Социаль челтәрләрдә QR-кодлар кертелү уңаеннан, халык арасында бик күп тискәре язмалар һәм фикерләр барлыкка килде. Әмма без барыбыз да QR-кодның гомеребезне саклау өчен кирәк булуын, вакцина ясатуның мөһимлеген аңларга тиешбез. Безнең уртак бурыч – үлемгә китерүче вирусны прививка ясау юлы белән туктату.Моның өчен бүген бездә мөмкинлекләр бар, район халкына ирекле рәвештә һәм бушлай прививка ясыйлар, гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң, аерым график буенча эшләүче күчмә вакцинация пунктлары эшен оештыру турында да карар кабул ителде. “Спутник V” һәм «ЭпиВакКорона» вакциналарын ясатырга була. Без, Кукмара районда яшәүчеләр, үзебезгә генә ярдәм итеп калмыйча, тәүлек буе әлеге мәкерле чир белән көрәшүче табиблар турында да уйларга тиеш. Аларның да гаиләләре бар һәм аларның да көн саен исән-имин өйләренә кайтуларын көтәләр. Мәҗбүри чикләүләр коронавирусны җиңү өчен кертелгән, әлегә башка юл юк», - ди район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова.

 

Фото: kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk