Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ришвәтчелек: бирүче дә, алучы да гаепле

Кайберәүләр хезмәт вазыйфаларыннан явызларча файдаланып, үз мәнфәгатьләрен кайгырта башладылар. Шулай итеп, җәмгыятьтә акча кешенең рухи дөньясын җимерүче көчкә әйләнде дисәк тә, хата булмас.

Соңгы елларда җәмгыятебез үзенең әхлагын, рухи тазалыгын күбрәк югалта башлады кебек. Илдә җинаятьчелек котыра, кешелеклелек сыйфатлары югала, талау, үтерү, эчүчелек көннән-көн киңрәк колач җәя. Телевизорны ачсаң да, вакытлы матбугатка күз салсаң да, нәкъ менә шулар турында сөйлиләр.

Иң аянычлысы шул: кайберәүләр хезмәт вазыйфаларыннан явызларча файдаланып, үз мәнфәгатьләрен кайгырта башладылар. Шулай итеп, җәмгыятьтә акча кешенең рухи дөньясын җимерүче көчкә әйләнде дисәк тә, хата булмас. Дөрес, элек тә кемнеңдер җилкәсендә яшәүчеләр, дәүләт милкен үзләштерүчеләр очраган. Китаплардан укып белгәнчә, һәр чорның үз ришвәтчеләре булган, һәр чорда алар белән көрәшү юлларын эзләгәннәр, аны булдырмаска омтылганнар. Бабаем сөйләгәннәрне искә төшерәм дә тәннәрем чемердәп китә. Рәхимсез сугыш чорында, ачлык елларында да, югары катлауларга күпмедер акча “төртеп”, “ак билет” алучылар, ачлыктан шешенеп, үлем түшәгендә яткан сабыйлар, карт-коры янәшәсендә рәхәт яшәргә омтылучылар табылып торган бит.

Мине нәкъ менә шул мәсьәлә борчый да инде, чөнки бүгенге көндә иң гадел кешеләр тәрбияләргә тиешле кайбер югары уку йортларында да билгенең белемгә бер катнашы юк икәнлеген еш ишетергә туры килә.

“Билге сату” турында сөйли башлагач, ирексездән, әтием искә төште. Ул шактый катлаулы операция кичерде. Егерме көн буена табиблар аның тормышын саклап калу өчен көрәштеләр, безнең бәхеткә, әтиебезне коткарып калдылар. Бик белемле, тәҗрибәле табиблар, үз эшләренең осталары иде шул алар. Хәзер уйлыйм: югары уку йортында билгеләрне сатып алып кына укып чыккан берәүнең кулына әтием эләккән булса?! Билге сатып утыручыларның үзләренең дә шундый “белгеч”ләргә барып кабулары ихтимал бит. Намусларын сатып, җиңел юл белән баерга омтылучылар шул хакта уйлансын иде!

Кызганычка каршы, яшьтәшләрем арасында да затлы телефонга, модалы киемгә мөкиббән китүче, эшләмичә генә рәхәт яшәргә омтылучылар бар бит. Алар белемне дә, дәрәҗәне дә, хәтта бәхетне дә акчага сатып алып була дигән фикердә. Укудан, хезмәттән баш тартучы, җәмгыятьтәге тәртип кагыйдәләрен, туган иленең законнарын тупас бозучы адәмнәр иртәме-соңмы үзенең җинаять юлына                басканлыгын сизми дә кала. Ә җинаять эшләп “кулын бер пычраткан” кешенең калган тормышын тыныч һәм рәхәт яшәве икеле. Аның һәр көне, сәгате курку-борчылу белән үтәчәк. Тормышта моннан да аяныч хәлнең булуы мөмкинме икән?! Шуңа күрә җәмгыятебездә чәчәк атучы коррупция дигән авыруга каршы без бергәләп көрәшергә тиеш. Минемчә, аңа каршы көрәшне иң элек гаилә тәрбиясеннән башларга кирәк, чөнки иң беренче тәрбияне бала әти-әнисеннән ала. Ә кайбер ата-аналар балаларына карата мәхәббәттән “сукыраялар”: үзләре кимәсәләр кимиләр, киемнең иң затлысын балаларына кидерәләр, ризыкның да иң тәмлесен ул-кызларына бирәләр, кунакка барсалар да, түргә балаларны утыртырга тырышалар. Алар газиз балаларына “ярамый” төшенчәсен әйтмиләр, җәмгыятьтәге тормыш кануннарын төшендермиләр. Кечкенәдән “ярамый” дигән төшенчәне ишетеп үскән бала гына киләчәктә тормыш кагыйдәләренә буйсына, бу сүзне ишетмәүчеләр исә, иркәләнә торгач, җиңел юл белән табылган акчага яшәргә ияләнеп китә.

Коррупциягә каршы көрәшүнең тагын бер юлы – законнар. Бары тик катгый законнар, зур күләмдәге штрафлар, оешма-предприятиеләрдәге, уку йортларындагы махсус тикшерүләр генә ришвәтчелек дигән авыруның тамырына балта чабарга мөмкин. Моның өчен акчаны да, вакытны да кызганмыйча, хокук саклау органнары арасыннан махсус тикшерүчеләр билгеләргә кирәк дип уйлыйм. Шулай булмаса, без бу афәттән җиңел генә котыла алмабыз. Менә хәзер дә йөрәгемне җавап таба алмаслык сораулар борчый. Безнең барасы юлыбыз киң һәм якты булырмы, акча колына әйләнгән адәм актыклары киләчәгебезгә аяк чалмасмы, мәктәптә гел бишле билгеләренә укысам да, үз белемем белән теләгән уку йортына кереп, халкыма намус белән, гадел хезмәт итә алырмынмы?

Тиздән без мөстәкыйль тормышка аяк басарбыз. Илебезнең киләчәге дә безгә, тормышка булган мөнәсәбәтебезгә һәм кылган гамәлләребезгә бәйле булачак. Берүк барыбызның да ак хыяллары тормышка ашсын, комсызлык упкыннарына төшеп югалырга, акча колына әйләнергә язмасын. Ходай Тәгалә безне аек акыл, камил аң белән бүләкләгән. Әнә шул олы бүләкне бернинди акчага да алмаштырмыйча, югалтмыйча, гомер буе саклыйк. Акча бәрабәренә әйләнә-тирәбездәгеләргә зыян китерүдән, хата-ялгышлар ясаудан, иң мөһиме: акча колы булудан сакланыйк! Әлеге сүзләрне минем яшьтәшләремә генә түгел, бөтен кешелек дөньясына ишеттерәсем килә. Бары үз хезмәтебез белән көн күрсәк, хәләл ризык ашасак, дәүләт милкен шәхси мәнфәгатьләре өчен файдаланучыларга каршы бергәләп көрәшсәк, андыйларга карата катгый законнар кулланып, юк-бар өчен дә кесәдән акча чыгарып бирүне туктатсак кына “ришвәтчелек” дигән афәтне җиңә алырбыз!


Зәлия ФӘХРЕТДИНОВА,
беренче гимназиянең 9 сыйныф укучысы

фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев