Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Ришат Курамшин: Мондый хәлләр бүтән кабатланмасын

    Шартларда ризасызлык белдерү һәм бигрәк тә «исламны яклау» нияте белән кемгәдер һөҗүм итү, башка куркыныч гамәлләр кылу бөтенләй кирәкмәгән, артык һәм ахмак нәрсәдер, ди Кукмара мәдрәсәсе мөдире.

    Күптән түгел Кукмарада  булган бер аяныч хәл районыбыз халкын гына түгел, бөтен республика җәмәгатьчелеген пошаманга салды: 16 яшьлек яшүсмер, яндыра торган катнашма кулланып, башта үзәктә урнашкан кафега, соңыннан шәһәрнең полиция бүлекчәсе янындагы машинага һәм хәтта бинага да зыян салмакчы була, аннары полиция хезмәткәрләренә пычак белән һөҗүм итү сәбәпле, тоткарлау вакытында үтерелә.

    Ни кызганыч, үзенең шушы явыз гамәлен җинаятьче дини шигарьләр артына ышыкланган булып, мөселманнар исеменнән башкара. Шул уңайдан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шул ук көнне, әлегә хәлгә мөнәсәбәтен белдереп, болай дип әйтә:

    - Тумышы белән Алтай өлкәсеннән чыккан, Татарстанга килеп урнашканчы Удмуртия һәм Башкортостанда яшәгән бер яшүсмер, җимергеч ят идеологиягә ияреп, бүген төнлә Кукмарада полиция бүлегенә һөҗүм итә. Үзенең теракт булып саналган куркыныч гамәлен тормышка ашыру өчен, ул безнең республика җирлеген сайлый. Бу үсмер республикабызның бер генә мәчетенә дә йөрмәгән, югыйсә, күңеленә хак дин нурын сеңдерә алган булыр иде. Шул рәвешле ул, кешеләрнең гомерләренә кизәнеп, җинаять кылып кына калмыйча, күркәм, изге һәм саф динебезнең мәңгелек һәм бөек кешелеклелек кыйммәтләренә кара тап төшерде. Бу коткы үзенең тискәре йогынтысын ясамас, дип өметләнәм, чөнки Татарстан халкы исламны бары тик тынычлык, игелек һәм шәфкатьлелек дине итеп күрә...

    Шулай итеп, мөфтиебез Татарстан мөселманнарының шушы вакыйгадан тетрәнеп калуын һәм терроризм белән экстремизмның теләсә нинди чагылышына һәм рәвешенә кискен каршы торуын белдерде.

    Мөхәммәд пәйгамбәрнең кешеләргә җибәрелүнең максатын аңлатып, Аллаһы Тәгалә Коръән китабында болай ди: «Әй Мөхәммәд, без сине барча галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрдек» («Әнбия» сүрәсе, 107нче аять).  Шуны истә тотып, мөселманнар ислам динен башкаларга җиткерү һәм куәтләү эшендә көчләү-куркытуны  һәм бигрәк тә ниндидер җәбер-золымны кулланырга тиеш түгел, чөнки әлеге алымнар динебезгә һәм иман-ышанычка карата кеше күңелендә фәкать тискәре хисләр генә уята, ә ислам дине ул – мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек  дине. Шуңа күрә галимнәр исламга өндәү куркыту, һөҗүм итү, җимерү һәм үтерү юлы белән түгел, ә хикмәт, кешелеклелек, сабырлык, шәфкатьлелек  һәм башка шундый күркәм сыйфатлар ярдәмендә башкарылырга тиеш дип өйрәтә. «Әлү-Гыймран» сүрәсенең 159нчы аятендә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.) әйтә: «Аллаһның рәхмәте белән син кешеләргә карата миһербанлы булдың. Әгәр дә син аларга рәхимсез (дорфа, каты күңелле) булсаң, һичшиксез, алар синнән качарлар идее».

    Шушы аятьләрдән билгеле булганча, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.) диндә булмаганнарны җәберләр, үтерер һәм юк итәр өчен түгел, ә гыйлем вә хикмәт белән йомшак өндәү ярдәмендә аларга динебезнең матурлыгын, әһәмиятен һәм кирәклеген аңлатыр өчен килде. Ә начарлык эшләп, бигрәк тә Аллаһы Тәгаләнең исемен атап ниндидер явыз гамәл кылу ул барлык ихлас иманлы, чиста күңелле мөселманнарга кара тап төшереп, саф динебезгә зыян гына китерә.

    Бүген илебездә ислам дине үсеше өчен барлык шартлар тудырылган: республикабызның һәр авылында диярлек мәчет бар, башлангыч һәм урта һөнәри дини белем бирүче уку йортлары эшләп килә, Россия Президенты хуплавы һәм булышлыгы белән берничә ел элек ислам докторлары дәрәҗәсендә галимнәр әзерләүче Болгар ислам Академиясе ачылды, теләгән кеше югары дин белеме алыр өчен чит илгә дә бара ала. Республикабызда дини китаплар, газета-журналлар нәшер ителә, Корбан һәм Ураза гаетләрендә халыкка ял көне бирелә.  Гаиләдә дин тотып, ислам кануннарын үтәп, ягъни намаз укып, ураза тотып яшәргә дә беркем тыймый. Мондый шартларда ризасызлык белдерү һәм бигрәк тә «исламны яклау» нияте белән кемгәдер һөҗүм итү, башка куркыныч гамәлләр кылу бөтенләй кирәкмәгән, артык һәм ахмак нәрсәдер.

    Шәт, ин шә Аллаһ, районыбызда булган үкенечле вакыйга миһербанлык, кешелеклелек белән сугарылган динебезнең һәм намуслы, ихлас гыйбадәт кылучы мөселманнарның дәрәҗәсен төшермәс һәм киләчәктә мондый  аяныч хәлләр бүтән кабатланмас дип өметләнәбез.

    Ришат хәзрәт КУРАМШИН,
    Кукмара мәдрәсәсе мөдире

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: