Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Римма Ратникова райондашларыбызны «Хезмәт даны» газетасына яздырды

Сезне дә акциядә катнашырга чакырабыз.

Алдагы еллардагы матур традицияне дәвам итеп, быел да «Подписка бүләк ит» дигән акция оештырырга булдык. Аның кысаларында һәркем үзенең әти-әнисе, якыны, туганы, күршесе, ялгыз яшәүче, физик мөмкинлеге чикле райондашыбызны, мәктәп, балалар бакчасы коллективын — күңеле кемне тели, «Хезмәт даны» газетасына яздыра ала.

Якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова акциягә үз өлешен кертте һәм биш райондашыбызга алты айга «Хезмәт даны» газетасына подписка бүләк итте.

14 декабрьгә кадәр газетага ташламалы бәядән язылу бара. Бу мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз. Алты айга язылу бәясе — 804,6 сум.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев