Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Республикада коронавирус авыруыннан уникенче пациент вафат булды

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 39 яңа очрагы ачыкланган, шул кадәр үк кеше терелеп, дәвалау учреждениеләреннән чыккан.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итүенчә Республикада коронавирус инфекциясеннән үлемнең уникенче очрагы теркәлде, дип яза «Татар-информ».

Казанда яшәүче бу кеше 1941 елда туган, ул 27 майдан сугыш ветераннары өчен госпиталь базасында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталендә дәваланган. Ике яклы интерстициаль пневмония катлаулы узу сәбәпле, реанимация бүлегенә күчерелгән.

«Интенсив терапиягә карамастан, пациентның хәле прогрессив рәвештә начарланды. 30 майда йөрәк тибеше туктау нәтиҗәсендә үлем теркәлде», — дип билгеләп үтте Галимова.

Үлем сәбәпләрен ачыклау өчен патологоанатомик экспертиза үткәрелгән, аның коронавирус белән авыруны расланган.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk