Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әрекмән дәвалый

Әрекмән тамырында протеиннар, эфир майлары, B, C, E, A, P витаминнары, дуплау матдәләре, минераль тозлар, органик кислоталар бар. Аны матдәләр алмашы бозылганда, бөергә таш утырганда файдаланалар. Төнәтмәсен гастрит вакытында куллану яхшы

Әрекмән тамырында протеиннар, эфир майлары, B, C, E, A, P витаминнары, дуплау матдәләре, минераль тозлар, органик кислоталар бар. Аны матдәләр алмашы бозылганда, бөергә таш утырганда файдаланалар. Төнәтмәсен гастрит вакытында куллану яхшы.

Яфракларыннан ясалган төнәтмә бөер авыруларыннан, буыннарда ялкынсыну процессы барганда, эчәклек белән проблемалар булганда булыша.

Әрекмән яфракларын юып, иттарткыч аша чыгарасыз да согын сыгып аласыз. Барлыкка килгән сокка шуның кадәр үк сыек бал кушасыз, спирт өстисез. Әйтик, биш өлеш әрекмән согына биш өлеш бал һәм бер өлеш медицина спирты алына. Катнашманы суыткычта сакларга кирәк. Төнәтмәне көненә өч тапкыр берәр аш кашыгы эчегез. Әлеге төнәтмә тире һәм буын авырулары вакытында кулланыла. Аны бетчәле биткә дә сөртергә була.

Әрекмән яфрагын йомшарганчы пешерәбез, суын түгәбез. Яфракка йомшартылган атланмай кушабыз. Әлеге мазьны чәч коелганнан кулланырга киңәш ителә.

Әрекмән яфрагын сөттә тотып, авырткан буыннар өстенә куеп торыгыз. Тоз утырганнан һәм ревматизмнан да булыша ул. Яфрак өстенә компресс өчен махсус кәгазь ябып, марля белән бәйләп куегыз.

Шикәр авыруы, гастрит булганда түбәндәге рецепт булыша: бер аш кашыгы ваклап туралган яфрак өстенә бер стакан кайнар су салып, ярты сәгать төнәтегез. Көненә дүрт тапкыр берәр аш кашыгы эчегез.

Чыганак: https://vk.com/public19130846

фото: https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев