Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады

Рамазан – рәхим-шәфкатьлелек, юмартлык һәм изгелекләр ае.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады.

«Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән сезне якынлашып килүче Рамазан ае белән ихлас тәбрик итәм!

Айларның солтаны, барлык гөнаһлардан пакьләнү, гафу ителү һәм күңелләрне сафландыру чоры булган изге ай килеп җитте. Рамазан – рәхим-шәфкатьлелек, юмартлык һәм изгелекләр ае. Әлеге айда Аллаһ Раббыбыз рәхмәт ишекләрен киң ача һәм безгә, изге гамәлләр кылу нәтиҗәсендә, Үзенең олуг рәхмәтенә ирешергә бик зур мөмкинлекләр бирә.

Изге Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Кем бу айга исән-сау иреште – ураза тотсын”. Ә сөекле пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын), шушы айның фазыйләтләрен аңлатып: “Әгәр дә кешеләр Рамазан аенда нәрсә бар икәнлеген белсәләр, шушы айның ел буе булуын теләрләр иде”, – дип хәбәр итә безгә.

Шулай итеп, һәркем өчен тәкъвалыкка ирешергә, рухи мәгънәдә камилләшергә, җаннарыбызны да, тәннәребезне дә пакьләргә мөмкинлек бирүче айга ирешүебез – барчабыз өчен дә Яратучыбызның олуг нигъмәтедер. Ин шәә Аллаһ, 13 апрельдән барыбыз да, Аллаһының ризалыгына ирешергә омтылып, әҗер-саваплар өмет итеп, ураза тота башлаячакбыз.

Рамазан аенда һәркайсыбызга изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын. Аллаһ Раббыбыз ил-көннәребезгә тынычлык, җаннарыбызга сафлык, тәннәребезгә саулык-сәламәтлек биреп, Үзенең ярдәменнән ташламаса иде. Хуш киләсең, изге Рамазан!», - диелә котлауда.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk