Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев кукмаралыларны бәйрәм белән котлады

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын, диелә котлауда.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев районыбызның мөэмин-мөселманнарын изге Ураза гаете белән котлады.

«Хөрмәтле мөселман кардәшләр!

Аллаһ Раббыбызның олуг рәхмәте һәм ярдәме белән айлар солтаны булган Рамазан ае үтеп тә китте. Шушы айны барлык мөселман дөньясы ихлас гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тырыштык: ураза тоттык, тәравих намазлары укыдык, сәдакалар биреп мохтаҗларга ярдәм иттек, һәм менә без ислам динендә олуг саналган бәйрәмнәрнең берсен – мөбарәк Ураза гаетен каршы алабыз. Әлеге бәйрәмне каршы алганда мөэмин-мөселманнар төрле хисләр кичерә. Бер яктан, Ураза гаете – шатлык, сөенеч көне, чөнки мөселманнар әҗер-савапларын өмет итеп, “Аллаһның әмерен үтәдек” дип куана. Шул ук вакытта бәйрәм көнне күңелләребезне сагыш-моңсулык та биләп ала, чөнки бихисап әҗер-савапларга ия булган, аеруча тәкъвалык белән уздырылган изге мөбарәк ай тәмамланды.

Бу ел аеруча да үзенчәлекле булды. Аллаһ Раббыбызның кешелеккә биргән әлеге чир сәбәпле ифтар мәҗлесләре, тәравих намазлары гаиләләребез белән, йортларыбызда үтте, без мәчетнең, җәмәгать намазларының чын тәмен татырга өйрәндек. Ихлас теләгебез – әлеге чир китеп, кабат безнең өчен гадәти булган көндәлек тормышыбызга кайту. Рамазан ае тәмамлануга карамастан, тупланган савапларны югалтмыйча, ихлас иманыбызга нигезләнеп, алдагы тормышыбызда да Аллаһ Раббыбыз белән рухи элемтәне саклап, чын мөэмин-мөселман булып яшик.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын! Ураза гаете һәркемнең күңелен иман нуры белән нурландырсын, йортларыбызга бәрәкәт, иминлек, шатлык һәм бәйрәм рухы китерсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, яңадан-яңа, якты өметләр алып килсен. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!», - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk