Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев Кукмара халкын бәйрәм белән котлады

Корбан бәйрәме барлык мөэмин-мөселманнарны берләштерә, дуслык-кардәшлекне ныгытып, калебләребезне йомшарта,  шәфкать-миһербанлылык хисе тагын да артуга сәбәп була, диелә котлауда.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев Кукмара халкын бәйрәм белән котлады.

«Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез – Корбан гаете белән тәбрик итәм!

“Корбан” сүзе гарәп теленнән “якынаю, якын булу” дип тәрҗемә ителә. Биредә Адәм баласының Аллаһы Тәгаләгә якынаюы турында сүз бара. Яратучыбыз ризалыгы өчен корбан чалып, туганнарыбызны, күрше-күләнне, бигрәк  тә  ярдәмгә мохтаҗ булганнарны котлап, корбан итеннән авыз иттереп, мөселманнар Аллаһ ризалыгын алырга тырыша, шуның белән Аңа якынаерга омтыла. Бәйрәм көннәрендә без тагын бер кат Аллаһның бөеклегенә, динебезнең хаклыгына  төшенәбез.

Корбан бәйрәме барлык мөэмин-мөселманнарны берләштерә, дуслык-кардәшлекне ныгытып, калебләребезне йомшарта,  шәфкать-миһербанлылык хисе тагын да артуга сәбәп була.

Корбан чалуның төп мәгънәсе – Аллаһ әмерен үтәп, Аңа якынаю. Корбан, ягъни Аллаһка якынаю бәйрәме мөбарәк булсын! Раббыбыз Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны, барча изге гамәл-гыйбадәтебезне кабул итсен, гаилә бәхете, балалар шатлыгы, сәләмәтлек һәм күңел тынычлыгы, ил-көн иминлеге нигъмәтләреннән аермасын, бу дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешүебезне насыйп кылсын!» - диелә котлауда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев